tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск «Татарча диктант» акциясенә кушылды
Омск «Татарча диктант» акциясенә кушылды

Омск «Татарча диктант» акциясенә кушылды

Омск татар милли мәдәни үзәге “Иртыш” каршында эшләүче татар якшәмбе мәктәбендә 7-нче тапкыр дөньякүләм белем тикшерү «Татарча диктант» акциясе үтте.
Себер татарларында әлеге акция белән кызыксыну зур. Әлбәттә, бу безнең телебезгә игътибарның, мөнәсәбәтнең нинди дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Акциядә яшьләребездән кала өлкән яшьтәге кешеләр дә катнаша. Иң өлкән кешеләрнең берсе – Нигъматуллина Әминә Әлмөхәммәт кызы, ул 1936 елда дөньяга килгән.

«Мин «Татарча диктант» акциясендә бик теләп катнашып киләм, быел инде алтынчы тапкыр катнашуым. Бер елны сәламәтлегем начарланган сәбәпле генә катнаша алмадым. Олы яшьтә булсам да, мин бу акцияне яратам, үзеңне сынап та карыйсың, парта артында утырганда күңелле студент, яшьлек, мәктәптә укытучы булып эшләгән еллар дә искә төшә. Шулай ук шундый чаралар күңелне дә үстерә», дип бүлеште хисләре белән Әминә апа. Ә бүгенге чарада Әминә апабызга укутучы вазыйфасы тапшырылды.

Чарабызның икенче өлешендә ”Өмет” үрнәк балалар төркеме кече концерт программасы белән чыгыш ясады, җитәкчесе Шәйхетдинова Гөлфия Әбүталип кызы. Соңыннан тәмле татар ризыклары белән чәйдән соң, күтәренке күңел белән таралыштык.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*