tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Могҗиза” студиясенең “Миһербанлык” спектакле аншлаг белән узды
“Могҗиза” студиясенең “Миһербанлык” спектакле аншлаг белән узды

“Могҗиза” студиясенең “Миһербанлык” спектакле аншлаг белән узды

4 декабрьдә Кәрим Тинчурин театры каршындагы сәламәтлеге чикле балаларның “Могҗиза” студиясенең “Миһербанлык” спектакле бик уңышлы узды, зал шыгрым тулы иде.  Спектакленең төп максаты – сәламәтлеге чикле балаларның иҗади мөмкинлекләренең чиксез булуын күрсәтү.

Анель, Алсу, Айрат һәм Әмир интернет челтәрендә “Ялкынлы шәһәр” уенында танышып, якын дусларга әйләнәләр. Әмма, ни кызганыч, тормышта берсенең генә дә чын дусты юк. Төрле язмышлы, тормыш авырлыкларыннан интернет дөньясына чумган балаларны, кинәт кенә ут бетү яшәешкә чыгара. Алар үзләренең чынбарлыгы белән күзгә-күз очраша. Әмма “Ялкынлы шәһәр” уеныннан килгән “бүләкләр” аларга тормышка башка яктан карарга ярдәм итә. Урамга алып чыга. Тере дуслар белән таныштыра.

Фантастик әкиятнең авторы – Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов, режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Спектакль «Во благо вместе» инициатив төркеме җитәкчесе Альбина Фәрид кызы Сәлимгәрәева ярдәмендә әзерләнде. Спектакльнең иганәчесе “Могҗиза” студиясенең алга таба да яңа спектакльләр әзерләячәген, төрле фестивальләрдә катнашачагын белдерде.

Спектакльне карарга килүче тамашачылар арасында яшь актерларның әти-әниләре, әби-бабайлары гына түгел, сәламәтлеге чикле балаларга теләктәшлек белдерергә килгән гади тамашачылар да күп иде. “Могҗиза” студиясе Тинчурин театрын тагын да нурландырып җибәрде. Әлеге студия күпме балага хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итеп, Татарстан мәдәниятенә үз өлешен кертә, дип рәхмәтләрен җиткерде әти-әниләр.

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов театрның яңа алымнарга мөрәҗәгать итүен, үзенчәлекле проектлар эшләвен искә алып, “Могҗиза” студиясенең заманча татар мәдәниятенең бер өлеше булуын әйтеп узды.

“Сәхнәдә гадәти һәм сәламәтлекләре чикле кешеләрнең спектакль куя алуы – үзе зур могҗиза. Кешеләрне төркемнәргә аермау, һәркемгә үсештә булырга мөмкинлек бирү – җәмгыятьнең зур казанышы” -, дип чыгыш ясады Фәнис Мөсәгыйтов.

Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен “Могҗиза” театр студиясе К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов инициативасы буенча оеша. Биредә Даун синдромы, ДЦП диагнозлы балалар сәхнә серләрен үзләштерәләр. “Могҗиза” театр студиясенең укытучылары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм театрыбызның яшь талантлы артисты Салават Хәбибуллин. Кураторы – театрның баш администраторы Зөлфия Бәшәрова.

Театр студиясе оешканда бирегә барлыгы 7 бала йөрергә теләк белдергән булса, хәзер исә бу сан 15 кә җитте. “Могҗиза” ның тагын бер үзенчәлекле ягы шунда: укытучылар балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияли.

Тинчурин театры матбугат үзәге

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*