tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда «Зәңгәр шәл” гөрләде
Ижауда «Зәңгәр шәл” гөрләде

Ижауда «Зәңгәр шәл” гөрләде

2022 елда Удмуртия республикасының Татар иҗтимагый үзәге, Милли-сәясәт министрлыгы, Милли-мәдәни автономиясе “Зәңгәр шәл” Республикакүләм үзешчән театрлар фестиваль-конкурсы игълан итте. Ниһаять, конкурсның сайлап алу туры үтте. Жюри әгъзалары видео аша тамаша кылып, спектакльләргә бәя бирделәр. 4 декабрьдә Татар иҗтимагый үзәге тарафыннан оештырылган әлеге “Зәңгәр шәл” фестиваль-конкурсның йомгаклау өлеше узды.

“Зәңгәр шәл” Республикакүләм үзешчән театрлар фестиваль-конкурсы быел Кәрим Тинчуринның 135 еллык юбилее уңаеннан өченче тапкыр үткәрелде.
Катнашучыларның географиясе дә киң булды. Камбарка, Завьялово районнарыннан Татарстан Республикасы Әгерҗе районыннан, Ижау шәһәреннән катнаштылар. Араларында зур-зур спектакльләр дә, кечкенә сәхнә әсәрләре дә бар иде. 4 декабрь көнне “Спартак” халык иҗаты йорты сәхнәсендә Ижау шәһәренең “Чулпан” театры Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” драмасыннан өзек, Камбарка районы “Кама” авыл клубының “Җидегән чишмә” төркеме Зәки Зәйнуллинның “41 нең арбалы хатыннары” драмасын, Завьялово районының “Мирас” татар мәдәни үзәге Кәрим Тинчуринның “Казан сөлгесе” музыкаль драмасыннан өзек, Ижау шәһәренең “Чулпан” үзешчән балалар театры Мирхәйдәр Фәйзинең “Яшьләр алдатмыйлар” комедиясен, шулай ук әлеге балалар курчак театры Ладислав Дворскийның «Тиктормас патша кызы» әкиятен тамашачыга тәкъдим иттеләр.

“Зәңгәр шәл” Республикакүләм үзешчән театрлар фестиваль-конкурсын үткәрергә ярдәм иткән өчен Татар иҗтимагый үзәге Бөтендөнья татар конгрессына, Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министрлыгына, Халыклар дуслыгы йортына, Милли-мәдәни автономиягә, “Яңарыш” газетасы редакциясенә, “Спартак” халык иҗаты йортына зур рәхмәт белдерә.

Фестиваль–конкурсның җиңүчеләре:
1 нче урын – Камбарка районы “Кама” авыл клубы “Җидегән чишмә” төркеме. Зәки Зәйнуллин “41 нең арбалы хатыннары”.
2 нче урын – Ижау шәһәре “Чулпан” театры. Кәрим Тинчурин “Зәңгәр шәл” драмасыннан өзек.
3 урын – Завьялово районының “Мирас” татар мәдәни үзәге Кәрим Тинчурин “Казан сөлгесе” музыкаль драмасыннан өзек.

Балалар категориясе
(драма номинациясе)1 нче урын – Ижау шәһәре “Чулпан” үзешчән балалар театры Мирхәйдәр и “Яшьләр алдатмыйлар” комедиясе.
(курчак театры номинациясе)1 нче урын – Ижау шәһәре “Чулпан” үзешчән балалар курчак театры. Ладислав Дворский «Тиктормас патша кызы» әкияте.

Рәфилә Рәсүлева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*