tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Россия музейларында ислам мирасы» Бөтенроссия конференциясе була
Казанда «Россия музейларында ислам мирасы» Бөтенроссия конференциясе була

Казанда «Россия музейларында ислам мирасы» Бөтенроссия конференциясе була

8-10 декабрьдә Казанда «Россия музейларында ислам мирасы» дигән Бөтенроссия конференциясе узачак. Фәнни форум Татарстан җирендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган.

«Катнашучылар мөселман мәдәнияте предметларының уникаль коллекцияләре турында сөйләячәк. Ислам тарихы, бүгенге дөньяда ислам сәнгате роле, рухи кыйммәтләрне саклау, дин ара диалог турындагы темаларга сөйләшәчәкләр. Докладлар белән Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Азов, Грозный, Саранск, Истанбул, Баку һ.б. шәһәрләрнең музей, архив, китапханә һәм мәгариф учреждениеләре галимнәре, белгечләре чыгыш ясаячак», – дип хәбәр итә ТР Милли музей матбугат хезмәте.

8 декабрьдә конференция кысаларында Татарстан Милли музеенда түгәрәк өстәл узачак. Тема – «Хәзерге заман җәмгыятенең традицион рухи кыйммәтләрен саклау ресурсы буларак конфессияара хезмәттәшлек».

9 декабрьдә Казан Кремленең кабул итү урыннарында Татарстан Республикасы Милли музее коллекциясеннән «Татар шәмаиле» һәм Петербург Ислам мәдәнияте музее коллекциясеннән «Биш очлы йолдыз белән Коръән» күргәзмәләре тәкъдим ителәчәк.

10 декабрьдә конференция кунаклары борынгы Болгарда булачак. Истәлек билгесе экспозицияләре һәм Болгар цивилизациясе музее, уникаль архитектура һәйкәлләре белән танышачаклар.

Фәнни форум Татарстан Милли музее тарафыннан мәдәният министрлыгы ярдәме белән гамәлгә куела. Оештыручылары – Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*