tatruen
Баш бит / Слайдер / Казаннан хаҗиләрнең соңгы ике төркеме изге Мәккә-Мәдинә җирләренә кузгалып китте
Казаннан хаҗиләрнең соңгы ике төркеме изге Мәккә-Мәдинә җирләренә кузгалып китте

Казаннан хаҗиләрнең соңгы ике төркеме изге Мәккә-Мәдинә җирләренә кузгалып китте

Зөлхиҗҗә аеның 4нче көнендә (22нче июньдә), Габдулла Тукай исемендәге “Казан” халыкара аэропортыннан Татарстан хаҗиләренең соңгы ике төркеме олы сәфәргә кузгалып китте. Барлыгы 50 кеше “ДУМ РТ Хаҗ” программасы кысаларында Казан – Дубай – Мәдинә (очкыч) маршруты буенча изге җирләргә барып җитәчәк. Әлеге хаҗиләр Татарстанга иң беренче булып кире кайтачак – 5нче июльдә Җиддә – Дубай – Казан маршруты буенча. Аларны тәҗрибәле төркем җитәкчеләре – Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты җитәкчесе, Питрәч районы имам-мөхтәсибе Габбас хәзрәт Шляпошников һәм казый, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин алып йөри. Төркем җитәкчеләре хаҗ дәвамында вәгазьләр сөйләячәк, ислам диненең бишенче баганасын дөрес итеп башкаруны аңлатачак. Алар хаҗ һәм гомрә үтәү тәҗрибәсеннән, гарәп телен һәм шәригать фәннәрен һ.б. белү дәрәҗәсеннән чыгып сайланды.

Олы сәфәргә кузгалыр алдыннан хаҗиләргә үгет-нәсыйхәт сүзләрен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ирештерде. Ул, күпләгән хәдисләр китереп, хаҗ кылуның фазыйләтләренә, хаҗ кылу өчен бирелә торган савапларга тукталды. “Кем Аллаһ ризалыгы өчен хаҗ кылса, талашмаса, гөнаһ кылмаса, анадан туган сыман чип-чиста, гөнаһсыз килеш өенә кайтыр”, – диде мөфти. Ахырдан хәзрәт дога кылды.

Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә, гомрә һәм хаҗ гыйбадәтләреннән буш вакытта, хаҗиләр өчен автобус белән һәм җәяүле экскурсияләр үткәрү көтелә. Иң әүвәл алар хаҗ үтә торган урыннарны карап чыгачаклар, Пәйгамбәребез ﷺ һәм динебез белән бәйле булган урыннарга – Мәдинәдә Өһед, Кыйблатайн, Куба мәчете, Хандак вакыйгасы булган урыннарга бару, Пәйгамбәребез ﷺ мәчете һәм аның янындагы истәлекле урыннар: тарихи Бакыйгъ зираты, аның янындагы Әбу Бәкер, Билал мәчетләре белән таныштыру, Пәйгамбәребез ﷺ каберенә сәлам бирү булачак. Мәккәдә Кәгъбәтуллаһ һәм аның тирәсендә булган тарихи урыннар, Хәрәм мәчете белән таныштыру, Пәйгамбәребезнең ﷺ туган урыны, Җен мәчете, Гарәфә, Мөздәлифә, Минага экскурсияләр оештырылачак, Нур тавы, Хира куышлыгына менү каралган, Сәүр тау куышлыгы белән таныштырып китү булачак.

Нәзарәт белгечләре һәм төркем җитәкчеләре булачак хаҗиләр өчен сәфәргә чыгар алдыннан онлайн һәм офлайн форматларда күп тапкырлар әзерлек очрашулары, дәресләр үткәрде. Биредә аларга чит илдә, кунакханәдә, җәмәгать урыннарында, мәчеттә, экскурсияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды, хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ кылуның фарыз, ваҗиб, сөннәт гамәлләре төшендерелде, киенү, туклану, көндәлек режим буенча киңәшләр, сорауларга җавап бирелде. Аралашу Zoom-форматында, WhatsApp, Telegram-да алып барылды.

Һәрбер төркемдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җибәрелгән табиблар хаҗиларның сәламәтлеген сәфәр башланганнан алып тәмамланганчыга кадәр кайгыртып торачак. Табиблар барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм медикаментлар белән тәэмин ителгән. Медицина пунктлары тәүлек әйләнәсе эшли.

Исегезгә төшерәбез, “ДУМ РТ Хаҗ” – Россиядәге сигез рәсми хаҗ операторының берсе булып тора. “ДУМ РТ Хаҗ” операторының өстенлекләре булып түбәндәгеләр тора: медицина ягыннан тәэмин ителеш (медицина иминияте, хаҗиларга тәүлек әйләнәсе медицина хезмәте күрсәтү мөмкинлеге), тәҗрибәле төркем җитәкчеләре (49 кешедән торган һәрбер төркемне гарәп телен белгән имам җитәкли), хаҗиләр өчен комплект (хаҗиләргә барлык кирәкле әдәбият, йөк сумкасы, рюкзак һәм ихрам бирелә), килешү төзелү (һәрбер хаҗи белән килешү төзелә һәм аның хокуклары якланган), документлар әзерләүдә ярдәм итү (хезмәткәрләр чит ил паспортын рәсмиләштерергә һәм виза алу өчен барлык документларны әзерләргә ярдәм итә), яшерен түләүләрдән азат булу (“ДУМ РТ Хаҗ” белән килешү төзеп, сез бары килешүдә күрсәтелгән бәяне генә түлисез). “ДУМ РТ Хаҗ” гомрә һәм хаҗны оештыру буенча зур тәҗрибәгә ия һәм әлеге оешма ислам диненең бишенче баганасын хәнәфи мәзһәбе буенча дөрес итеп башкаруны гарантияли.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*