tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскиның кунакчыл Сабан туе
Ульяновскиның кунакчыл Сабан туе

Ульяновскиның кунакчыл Сабан туе

Җиңү паркы һәм өлкә ипподромы территориясендә гөрләп узган Сабантуй бәйрәмендә унбиш меңгә якын кеше катнашты.

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм Татар мәдәният үзәге халкыбызның җыр һәм хезмәт тантанасына яз башында, өч ай элек үк әзерләнә башлаганнар иде. Аннары Губернатор карары нигезендә бәйрәмне оештыру комитеты төзелде һәм барлык министрлыкларга, төрле ведомстволарга йөкләмәләр бирелде. Алар уртак тырышлык белән парк һәм ипподром территориясен тәртипкә китерделәр, финанс мәсьәләсен хәл иттеләр. Шулай ук күрше Татарстанның Буа районы вәкилләре ярдәмгә килеп җитте. Буалылар, һәрвакыттагыча, бай эчтәлекле концерт программасы – пролог әзерләгән иде, шулай ук милли уеннарны оста оештырдылар, халыкны татар ашлары белән сыйладылар. Үзебезнең Ульяновск өлкәсе районнары да ут күршеләрдән калышмаска тырышты. Һәр район автономиясе җирле администрацияләр белән берлектә үзенең милли утарын тәкъдим итте. Татар подворьелары арасында үткәрелгән өлкә конкурсының нәтиҗәләре дә билгеле. Ульяновск шәһәр хакимияте “Татар утары”нда Балалар Сабан туе оештырып, гран-прига лаек табылды. “Искринка” балалар бакчасы мөдире Иркинә Сәйфетдинова әйтүенчә, әлеге мәйданчыкны, аерым алганда, музейханәне – узган гасырның 70-80 еллары татар өен әзерләүгә шәһәребезнең егерме биш детсады коллективы үз өлешен керткән. 1 нче урынны Мәләкәс районы милли утарына бирделәр. Иске Кулаткы һәм Новоспасское районнары утарлары 2 нче урынны алды. Ә 3 нче урынны Ульяновск, Чынлы, Барыш районнары үзара бүлештеләр. Аларга дипломнар белән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Милли бәйрәмдә катнашучыларны өлкә Губернаторы Алексей Русских сәламләде.

“Сабантуй бәйрәме тынычлык, игелек һәм татулык идеалларын гәүдәләндерә, ата-бабалардан рухи мирас булып күчкән традицияләр һәм гореф-гадәтләргә якын булуны сизү мөмкинлеге бирә. Ул милли мәдәниятләрне үзара баета һәм Бөек Туган илебез халыкларының чын дуслыгы тантанасы булып тора. Төбәгебез һәм күп милләтле Россиябез үсешенә лаеклы өлеш керткән өчен татар халкы вәкилләренә, Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләргә рәхмәтемне белдерәм”,- диде Губернатор.

Төбәгебез җитәкчесе татар мәдәниятен һәм милли традицияләрне саклап калуга зур өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында татар яшьләре оешмасын әйдәп баручы Руслан Фәизов белән үзешчән сәнгать остасы Зөлфинә Галәветдинова бар иде.

Ә өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин Сабан туен оештыруда һәрьяклап булышлык күрсәткән өчен өлкә Губернаторына, сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгына, Буа район хакимиятенә, иҗат коллективларына, иганәчеләргә рәхмәт сүзләрен юллады. Барча милләтләрнең яраткан бәйрәменә әверелгән Сабан туе безне берләштерә, халыкның рухын күтәрә, яшьләрдә милли горурлык хисе тәрбияли, диде ул.

Аннары шәрәфле кунаклар – Федерация Советының бюджет һәм финанс базарлары буенча комитеты рәисе урынбасары Сергей Рябухин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин, Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре буенча комитет рәисе урынбасары Илдар Гильмутдинов һәм өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин халыкка бәйрәм котлауларын ирештерделәр.

Россия Президенты тарафыннан игълан ителгән Педагог һәм остаз елы кысаларында педагогик хезмәт ветераннарын һәм ана теле укытучыларын хөрмәтләделәр. Аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Сәхнә түренә күтәрелүчеләр арасында Николаевка районы Зур Чирекле урта мәктәбенең бай тәҗрибәле мөгаллимәсе Нәсиха Ягудина да бар иде. Шәһәр Думасы рәисе урынбасары Алсу Айзатуллина “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында балаларны мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар белән сөендерде.

Концерт программасында Татарстанның атказанган артисты, опера җырчысы Альберт Җәлилов, Татарстанның халык артисты Фирзәр Мортазин, татар сәхнәсе йолдызы Мөнир Рахмаев, Татар мәдәният үзәге, Ульяновск шәһәре һәм авыл районнарының иҗат коллективлары катнашты.

Өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да кызыклы һәм мавыктыргыч уеннарда катнашып, призлар отты. Ат чабышларын карарга теләүчеләр аеруча күп җыелган иде. Бәйгедә тугыз төбәк җайдаклары осталыкларын күрсәтте. Татар автономиясе призына мәскәүле Мария Воробьева ия булды. Көрәш мәйданы тирәсен дә халык уратып алган иде. Төрле үлчәү категориясендәге пәһлеваннар көне буе бил алыштылар. Гадел хөкемдарлар өлкә Сабан туеның мәйдан батыры исемен Үрән авылы көрәшчесе Алмаз Хусаиновка бирде.

Сабан туе – ул авылдашлар, сыйныфташлар, туганнар, дуслар белән очрашу урыны. Еллар буе күрешмәгән яшьтәшләр, кардәшләр, күршеләр мәйдан уртасында очрашып, бер-берсен табышып, хуш исле чәй, тәм-томнар белән сыйландылар. Быел бәйрәмдә йөзгә якын сәүдә ноктасы эшләде. Алар халыкка милли ризыклар, төрле сый-нигъмәтләр тәкъдим иттеләр. Үзебезнең Ульяновскида җитештерелгән “Салават”, “Шүрәле” һәм “Батыр” туңдырмасын алырга теләүчеләр озын чиратка баскан иде. Исерткеч эчемлекләр, сыра сату тыелган иде, шуңа күрә мәйдан буенда салмыш килеш йөрүчеләр бөтенләй күренмәде. Киләчәктә хәрәм ризыклар сатуны тыйсалар, тагын да әйбәтрәк булыр иде.

Милли бәйрәмебездә “Өмет” газетасына язылып калырга теләүчеләр дә табылды. “Ак калфак” кызлары подписчиклар арасында призлар уйнаттылар, газетага язылучыларны мәтрүшкәле чәй һәм тәм-томнар белән сыйладылар.

Ульяновскида быел инде утыз дүртенче тапкыр үткәрелгән Сабан туе, һичшиксез, милләтебезнең тарих сәхифәләрендә үз урынын алачак. Ул зур кунакчыллык, киң күңеллелек күрсәтеп, халкыбызның кәефен күтәрде, бер елга – киләсе бәйрәмгә кадәр җитәрлек тәэсирләр калдырып, көч һәм дәрт өстәде.

И.ХАСИБОВ.

Чыганак: еmet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*