tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Сабан туена бүләк тапшырды
Данис Шакиров Сабан туена бүләк тапшырды

Данис Шакиров Сабан туена бүләк тапшырды

Бүген, 23 июнь, Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт Опера һәм Балет театры каршында Сабан туена бүләк җыйдылар. Тантаналы чара җыр, бию, котлау сүзләре һәм бүләкләр тапшыру белән үрелеп барды.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән бүләк һәм чигелгән сөлге тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, Казанда 24 июньдә татар халкының милли бәйрәме—Сабан туйлары узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*