tatruen
Баш бит / Слайдер / Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татар кызы Фаилә – Россия чемпионы
Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татар кызы Фаилә – Россия чемпионы

Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татар кызы Фаилә – Россия чемпионы

19-22 гыйнварда Саранск шәһәрендә 20 регионнан килгән 16-17 яшьлек егет-кызлар арасында шорт-трек буенча Россия беренчелеге узды. Әлеге ярышларда тәрбияләнүчеләрем Фаилә Аймалетдинова (Карга), Самира Арифуллина ( Шөбиле) һәм Алина Спиричева (Сергач) катнаштылар. Дүрт дистанция нәтиҗәләре буенча (500, 1000, 1500 метр һәм 1500 метрда супер финал) Фаилә (фотода) беренче урынга ирешеп, Россия чемпионы исемен яулады.

Самира белән Алина да уңышлы чыгыш ясадылар һәм февраль ахырында Смоленск шәһәрендә үтәчәк аерым дистанцияләр буенча Россия беренчелегендә катнашуга хокук яуладылар. Мин кызларны ихластан котлыйм! Яраткан һәм үз иткән спорт төренә тугры калып, тагын да зуррак үрләр яулауларын телим.

Михаил ЮРИН,

“Лидер” ФСКсы тренеры. Сергач

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*