tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйков вафат
Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйков вафат

Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйков вафат

29 гыйнвар көнне 53 яшендә Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйков вафат булды.

Бөтендөнья татар конгрессы Марат Наил улы Садыйковның, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Мәрхүмәнең урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Марат Садыйков 1970 елның 27 гыйнварында Буада туган. Казан дәүләт медицина институтын «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган. Медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган табибы, «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче чакырылышының депутаты булып сайланган (2009–2014). Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылышының депутаты булып сайланган (2014–2018).
2018 елның 14 февраленнән Татарстанның сәламәтлек саклау министры булып эшли.

Фото: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*