tatruen
Баш бит / Рәсми басма / “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы нигезләмәсе
“Әниемнең җылы кочагы” конкурсы нигезләмәсе

“Әниемнең җылы кочагы” конкурсы нигезләмәсе

Бөтендөнья татар конгрессы сайты, “Татарлар” газетасы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге белән берлектә “Әниемнең җылы кочагы” конкурсын үткәрү турында

                                                 НИГЕЗЛӘМӘ

1. Гомуми нигезләмәләр

1.1. “Әниемнең җылы кочагы” конкурсның (алга таба Конкурс) оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (алга таба Конгресс) һәм Конгрессның Казан бүлеге ( алга таба Казан бүлеге );
1.2. Конкурс турында Нигезләмә конгрессның рәсми сайтында (https://tatar-congress.org) “Рәсми басма” сәхифәсендә урнаштырыла.
1.3. Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырыла;
1.4. Конкурска бер генә хезмәт килсә/яисә бер хезмәт тә кермәсә, Конкурс үткәрелмәде дип таныла.

2. Конкурсның максаты һәм бурычлары:

2.1. Конкурсның максаты – әниләргә хөрмәт тәрбияләү.
2.2. Әниләр хакында шигырьләр, чәчмә әсәрләр (Эссе формасында) иҗат итүне популярлаштыру, барлау.
2.3. Бөтендөнья татар конгрессы сайтын һәм “Татарлар” газетасын популярлаштыру.
2.4. Конкурсның төп бурычлары;
– татар гаиләсендә әнинең тоткан роле хакында сөйләү, күрсәтү;
– хатын-кызның төп бурычы – ана булу, балалар тәрбияләү, гаилә учагын саклаучы икәнлеген искәртү;
– Балалар арасында әнинең иң кадерле кеше икәнлеген, аңа карата хөрмәт, ихтирам булырга тиешлеген күңелгә сеңдерү, пропагандалау;

– Катнашучылар арасында иҗади сәләтлеләрне ачыклау;
– татар гаиләсенең борынгыдан килгән нигезен барлау.

3. Конкурсның номинацияләре

3.1 Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

I. Әниләр турында үзе иҗат иткән әсәрне (шигырь, эссе) башкару:

1. 7 яшьтән -12 яшькәчә балалар арасында;
2. 13 яшьтән -17 яшькәчә балалар арасында;
3. 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында.

II. Әниләр турында башка автор язган әсәрне (шигырь, эссе) башкару:

1. Балалар бакчаларында тарбияләнүчеләр арасында;
2. 7 яшьтән -12 яшькәчә балалар арасында;
3. 13 яшьтән -17 яшькәчә балалар арасында;
4. 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында.

III. Әниләр турында “Әниемнең җылы кочагы” темасына инша язу.

3.2 Һәр номинация буенча I нче, II нче, III нче урыннар билгеләнәчәк.

4. Конкурста катнашучылар

4.1 Конкурста Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче һәркем катнаша ала.
4.2 Конкурста катнашучы  ” Конкурс номинацияләре” шартларына туры китереп, әнисе турында үзе иҗат иткән шигырь, яисә эссе формасында язылган хезмәтен видеога яздырып юлларга тиеш. Яисә башка автор әсәрен шулай ук видеога яздырып юлларга тиеш.
4.3 Конкурста катнашу өчен әлеге Нигезләмәнең 5 бүлегендә бәян ителгән тәртиптә һәм күрсәтелгән шартларны, таләпләрне үтәп, видео һәм язмаларны #әниемкочагы2019 хештегы белән билгеләп, @tatarlar_kongress, @gulnazshayhi , @endzhe06, @miftahovfarid аккаунтларына язылып инстаграмга урнаштырырга тиеш.
4.4 “Әниемнең җылы кочагы” темасына инша [email protected] адресы белән юлланырга тиеш.
4.5 Катнашучы конкурсның берьюлы берничә номинациясендә катнаша ала.

5. Конкурсны үткәрү шартлары һәм таләпләре

5.1 Конкурска тәкъдим ителүче хезмәт (шигырь, эссе) видеога яздырыла һәм аның күләме 1 (бер) минуттан артмаска тиеш.
5.2 Конкурста катнашучы әниләр турында язылган әсәрләрне укыганда авторын әйтергә тиеш.
5.3 Катнашучы видеоларны #әниемкочагы2019 хештегы белән билгеләп, @tatarlar_kongress, @gulnazshayhi , @endzhe06, @miftahovfarid аккаунтларына язылып инстаграмга урнаштырырга тиеш. Видео астына яшен, исем-фамилиясен һәм кайдан булуын язу таләп ителә.
5.4 “Әниемнең җылы кочагы” темасына инша күләме басма хәрефләр белән язылган А4 форматында 2 (ике) биттән артмаска тиеш. Инша белән бергә язмада сүз барган герой –әнинең фотосы җибәрелергә тиеш. Хезмәтләр [email protected] почтасына юлланырга тиеш.
5.5 Конкурс эшләрен кабул итү срогы тәмамланганнан соң алынган конкурс эшләре каралмый.
5.7. Конкурска старт 01 нче ноябрьдә бирелә. Ул 27 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
5.8. Оештыручылар җиңүчеләрне сайлап ала. Җиңүчеләрнең исемнәре Бөтендөнья татар конгрессы сайтында һәм конгресс инстаграмында игълан ителә. Җиңүчеләрне бүләкләү көне декабрь башында булачак. Көне алдан хәбәр ителә.
5.9 Конкурска җибәрелгән эшләрне оештыручылар Конгрессның сайтына, шулай ук инстаграм битенә куярга хокуклы. Иншаларның лаеклыларын, фотолары белән бергә, “Татарлар” газетасына кую оештыручылар хокукында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*