tatruen
Баш бит / Слайдер / Авылым мәгәрифе
Авылым мәгәрифе

Авылым мәгәрифе

Авылыбызда 1892 елны мәчеттә мәдрәсә ачыла. Дини белемен балаларга бирер өчен мөгаллим итеп Мөхәммәткалы абый Тәҗетдинов сайланган икән. 1910 елны минем Сәгыйдә әбием Тузмөхәммәтова да мәдрәсәгә укырга керә. Ата-ана мөгаллимгә баласын укытуы өчен түлиләр иде, укучылар мәчеткә көн дә утын алып баралар, дип сөйли иде әбием. 1936 елны авылыбызда совет мәктәбе аерым бинага күчә. Нәкъ шул мәктәпкә 1968 елны мин 1 класска укырга кердем. Мәктәп директоры Вил Гыйззәт улы Мамаев иде, завучыбыз – Нурлыхаян Нияз кызы Уразаева, ә беренче укытучым Фәгыйлә Шәмсетдин кызы Имашева булды.

Мәктәп нинди матур, киң мәгънәле исем. Ул ничек йөрәкләрне тибрәтә! Күпме бәхетле вакыйгаларны хәтерендә саклый. Беренче сентябрь, мәктәп, укытучы… Кемнең генә йөрәгенә уелмады икән кыңгыраулы мәктәп еллары? Кеше кем генә булмасын, үзенең тормыш юлын мәктәп бусагасыннан башлый. Ул көнне шатлыгымның чиге юк иде. Ни өчен дисәгез, Фәгыйлә апа әтиемнең дә беренче укытучысы буларак миңа ул бик якын иде. Әтиемнең апасы турында яхшы хатирәләр сөйләгәнен ишетеп үстем бит мин. Уку елларым гомеремнең иң бәхетле чоры дип әйтсәм бер дә ялгышмам. Апабызның дәресләре, әйткән сүзләре, биргән киңәшләре йөрәгемдә уелып калган. Фагыйлә апа безгә ныклы белем биреп бәхетле итте. Шул хәтле тәртипле балалар булганбыз дип уку елларын искә алам. Дәрестә тып-тыныч утыра идек, апабызны игътибар белән тыңлый идек. Аны бик ярата идек, ә ул безне. Өлкән классларга күчкән саен Фәгыйлә апаны юксына идек.

Авыл мәктәбе укытучылары һәрвакыт үз эшләрен яратып башкардылар. Безнең мәктәптә күңелгә үтеп керә торган җылылык һәм рәхәтлек бар иде. Укытучыларыбыз безне тыңлый һәм аңлый белделәр. Безнең сыйныф мәктәп тормышында актив катнаша иде. Анда безнең өчен төрле чаралар үткәрелде. Укытучы апа-абыйлар авылда концертлар һәм спектакльләр куйдылар. Алар барсы да авыл халкы өчен үрнәк була белделәр.

Балаларым яңа төзелгән мәктәптә укыдылар. Директор булып Марат Хәлил улы Камалов, ә завуч булып Рәисә Тимир кызы Айтбаева эшләделәр ул вакытны. Укытучылар саны күбәйде. Бер укытучы турында да начар сүз әйтә алмыйм. Белемле укытучылардан белем алу – зур бәхет! Балаларым да дөньяда югалып калмадылар, өчесе дә үз урынын таба алдылар. Мәктәп укучылары арасында табиблар, китапхәнәче, тракторчы, фотограф, юрист, полиция, МЧС, мәдәният хезмәткәрләре, бухгалтер, сатучы, шофер, стюардесса, укытучылар һәм башка нинди генә һөнәр ияләре юк бездә!

Авылыбызда бик күп укытучылар династиясе барлыкка килде: Шараповлар, Шәрәфетдиновлар, Уразаевлар, Айтбаевлар, Кормашевлар, Мамаевлар, Бәшировлар, Кәримовлар. Меңләгән Тархан укучылары рәхмәт хисләре белән укытучыларны искә алалар, алар алдында баш ияләр.

1973 елны 7 класс укучылары белән класс җитәкчеләре Хәлил абый Садыйков авылыбызда Бөек Ватан сугышыннан кайта алмаган авылдашларга һәйкәл төзеделәр. Бик күп еллар мәктәп директоры булып эшләгән Гали абый Шәрәфетдинов истәлеккә авылыбыз тарихына багышланган китап язып калдырды (урыны җәннәттә булсын абыйның). Мәктәптә бай музеебыз бар иде. Шул музейны җитәкләгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөһрә апабыз Усманова да җыйган материалларын туплап „Жизнь обьятая любовью“ дип аталган китабын бастырып чыгарды. Соңгы елларда директор вазифасын, ә аннары балалар бакчасын җитәкләгән Рәисә апа Айтбаеваның “Имя твоё – Учитель!“ исемле китабы бар. Хәнисә апабыз Алишина да безнең мәктәптә укыткан һәм аның инде бик күп китаплары дөнья күрде. Кызганычка каршы, 2007 елны мәктәп бикләнде. Балаларыбыз күрше Староалександровка мәктәбендә укыйлар. Татар теле һәм әдәбиятын укыту бетте.

Балалар бакчасы эшли, тәрбияче – Алчәчәк Уразаева. Балалар бакчага бик теләп йөриләр, апаларын яраталар, концертлар куялар, районда спорт ярышларында катнашып беренчелекне алалар.

Сачитә КУЧАРОВА,
Яркәү районы, Тархан авылы.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*