tatruen
Баш бит / Слайдер / «Бөтен гаилә белән – сайлауга!» конкурсында Lada Vesta отучы беренче җиңүче аталды
«Бөтен гаилә белән – сайлауга!» конкурсында Lada Vesta отучы беренче җиңүче аталды

«Бөтен гаилә белән – сайлауга!» конкурсында Lada Vesta отучы беренче җиңүче аталды

Флюда Гардисламова һәм аның ире «Бөтен гаилә белән – сайлауга!» конкурсының беренче көнендә җиңүче һәм Lada Vesta автомобиле ияләре булдылар. Трансляция «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Татарстан Алга» бергәлегендә алып барылды. Гардисламовлар Актаныш районында яши.

«Гардисламова Флюда конкурста катнашу өчен фотоны барлык кагыйдәләрен үтәп урнаштырган. Гардисламовлар гаиләсен котлыйбыз, оештыручылар аларны якшәмбе көнне финал трансляциясенә чакырачак», – диелде эфир вакытында.

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирүдә катнашкан һәм фотоларын социаль челтәрләрдә урнаштырган татарстанлыларны тагын ике автомобиль көтә. Алар 16 һәм 17 мартта уйналачак. Фотоны #ТатарстанАлга һәм #ВсейСемьейНаВыборы хештеглары белән урнаштырырга кирәк.

Россия Президенты өчен тавыш бирүнең беренче көнендә Татарстан халкы үз социаль челтәрләрендә «Бөтен гаилә белән – сайлауга!» конкурсы өчен 19 304 фото урнаштырган. Чара Россиядә Гаилә елына багышлана.

Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*