tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быелгы хатын-кызлар ифтарының төсе нинди булачагы билгеле
Быелгы хатын-кызлар ифтарының төсе нинди булачагы билгеле

Быелгы хатын-кызлар ифтарының төсе нинди булачагы билгеле

Быел “Fashion Iftar” кунакларының саны 1000 кешегә җитәчәк. Быелгы ифтарның төп төсе итеп куе яшел дресс-код сайланган. «Modest Covered» проекты авторы, әхлаклы мода өлкәсендә эксперт Җәннәт Минһаҗева сүзләренчә, ул – ислам, җир һәм табигать төсе буларак. Социаль темасы – “Безнең заман герое” һәм Палестина. Туган батыр үз җирен яраткан кебек Палестиналар да үз ватаннарына ныклап тотынган, диде ул.

Быел хатын-кызлар ифтары Дубайда да оештырылачак. “Ни өчен аны сайладык дигәндә, аны перспективалы мәйданчык дип таптык. Анда Россия резиденцияләре күп” диде Җәннәт Минһаҗева. Чарада 300 кеше катнашыр дип көтелә.
Ифтар алдагы елдагыча «Ak Bars Retro Cars» күргәзмә комплексында үтәчәк. Программада IRKE, N6 Алсу Кузнецова, АЛГА, Мәрьям Чумакова, Hyat Store, Belle

Frog брендлары белән танышып булачак, шулай ук татар эстрадасы чыгышлары көтелә. Әлбәттә, Коръән уку, намаз уку да булачак. ифтарның идеясе хатын-кызларга ярдәм итү, алар өчен үз стилен табу мөмкинлеген булдырудан гыйбарәт.
“Туган авылым” илли-туристлык  комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов әйтүенчә, “Fashion Iftar” иң матур һәм көтелгән ифтар булып тора. Аңа аеруча әзерләнәбез, бай бәйрәм табыны оештырачакбыз, дип билгеләп үтте ул.
Килгән кунаклар арасында гомрә хаҗына юллама оту мөмкинлеге дә булдырыла. Тагын бер юлламаны фолонтерлар арасында уйнатачаклар.

Тулырак: shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*