tatruen
Баш бит / Слайдер / Игътибар! Курган өлкәсе Йолдыз авылына волонтерлар кирәк!
Игътибар! Курган өлкәсе Йолдыз авылына волонтерлар кирәк!

Игътибар! Курган өлкәсе Йолдыз авылына волонтерлар кирәк!

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Йолдыз (Эчкен) авылына килде. Аның белән янганда зыян күргән авыл хәлләрен белергә Курган өлкәсе Губернаторы урынбасары Константин Ермаков, Курган өлкәсенең Шадринск районы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Андрей Косовских, Курган өлкәсе татар конгрессы рәисе Марат Юнысов, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Чиләбе өлкәсе татар Конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Лена Колесникова, Свердловск өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы рәисе Олег Хәбибуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев килде.

Фикер алышу вакытында Васил Шәйхразыев Йолдыз авылында чистарту-төзекләндерү эшләрен башкару өчен волонтерлар тупларга кирәклеген ассызыклады. Әлеге фикерне башкалар да хуплады.

Курган өлкәсе Йолдыз (Эчкен) авылына чистарту-төзекләндерү эшләренә баручы волонтерлар төркемнәргә тупланып җибәреләчәк. Йолдыз авылына ярдәм итәргә теләүчеләр Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать итә ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*