Агымдагы елның 30 июль-2 август көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды узачак. Әлеге чарада катнашу өчен бүген Татарстан башкаласына Төмән, Оренбург, Мәскәү, Түбән Новгород, Киров һәм Муром өлкәләре, Кыргызстан, Саха (Якутия) Республикасы, Пермь крае, Болгариядән делегатлар килде.
Искәртеп узабыз, Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында якынча 1,5 мең делегат катнашуы көтелә.