tatruen
Бөтендөнья татар яшьләре форумы

Бөтендөнья татар яшьләре форумы

Тупланган милли кыймәтләрне һәм олы буын гореф–гадәтләрен үзендә  күтәреп барган, шуның белән татар милләтенең үсешен тәэмин иткән яшь буын белән эшләү Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенең бер өлеше булып тора. БТК БКның бу өлкәдә тормышка ашырган иң мөһим проекты – 2004 елда “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” иҗтимагый оешмасын төзү (2012 елның 5 маенда Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Юстиция министрлыгы идарәсендә 1121600002369 номеры астында теркәлде). “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” иҗтимагый берләшмәсе дә нәкъ менә татар яшьләрен берләштерү, уй-теләкләрен якыннанрак белү, алар белән тыгыз элемтәләр урнаштыру максатыннан оештырылды.

Бүгенге көндә Форум бөтен дөнья буенча сибелгән 100дән артык иҗтимагый, дини һәм мәдәни яшьләр оешмаларын берләштереп тора. Яшь татарларның милли үзаңын формалаштыру, телне, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклау һәм үстерү – Форум әнә шул сорауларны һәрдаим игътибар үзәгендә тота.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының Уставы нигезендә, ике елга бер тапкыр оешманың корылтае уздырыла. Форумнарны “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләрнең халыкара берлеге Башкарма комитеты, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы Һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бюросы оештыра.

I Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2004 елның 24–28 июнь көннәрендә узды. Форум эшендә Татарстан районнарыннан, Русия төбәкләреннән һәм 16 чит илдән 484 делегат катнашты.

II Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2006 елның 21–25 июнь көннәрендә узды. Анда исә Татарстан районнарыннан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 580 делегат катнашты.

III Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2008 елның 26–31 август көннәрендә узды. Форум эшендә Татарстан районнарыннан, Россия төбәкләреннән һәм  чит илләрдән 461 делегат катнашты.

IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2010 елның 27–31 август көннәрендә узды. Форум эшендә 550 делегат катнашты: Татарстан районнарыннан – 100гә якын, Россиянең 45 төбәгеннән – 300, 24 чит илдән 155.

V Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2012 елның 27–31 август көннәрендә узды. Форум эшендә 753 яшь буын вәкиле катнашты: Татарстан районнарыннан – 145, Россиянең 41 төбәгеннән – 414, 24 чит илдән 194.

VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2014 елның 1–5 август көннәрендә узды. Форум эшендә  Татарстан районнарыннан, Россия төбәкләреннән һәм  чит илләрдән 600гә якын делегат катнашты.

VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2016 елның 4-7 август көннәрендә узды. Форум эшендә  Татарстан районнарыннан, Россия төбәкләреннән һәм  чит илләрдән 900гә якын делегат катнашты. Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәисе итеп Тәбрис Яруллин сайланды.

Узган форумнар яшь буынны берләштерүдә һәм аларда милли үзаң тәрбияләүгә саллы өлеш кертте. Барлык форумнар югары интеллектуаль дәрәҗәдә оештырылып, Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татар яшьләре оешмалары эшчәнлеген җанландырып җибәрергә этәргеч булды.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы ярдәме белән Мәскәүдә, Оренбург, Свердлау, Ивановск, Иркутск, Новосибирск, Ульян, Чиләбе, Әстерхан өлкәләрендә; Чувашия һәм Адыгея Республикаларында; Украина, Казахстан, Балтия илләрендә, Германия, Бөекбританиядә татар яшьләре оешмалары оешып китте.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы күп төрле акцияләр һәм чараларның оештыручылары булып тора, алар арасында республикабызда узучы акцияләр:“Мин татарча сөйләшәм”, “Автохәрәкәт”, “Татар-дозор”, “Чәк-чәк party”, “Интернет татарча сөйләшә”, шулай ук татар яшьләрен борчыган мәсьәләләргә кагылышлы җыелган түгәрәк өстәлләр, конференцияләр.   Санап узылган чараларның күбесе Форум тарафыннан чит илләрдә дә  оештырылды, шуңа күрә әлеге чаралар халыкара статуска ия булдылар. Өстәп шуны да әйтергә кирәк, әлеге чараларның иҗтимагый оештыру технологияләрен Россия халыклары (башкортлар, марийлар һ.б.) үзләренең эшчәнлекләренә өлге итеп алды.

Форум ирешкән иң югары  нәтиҗә татар яшьләрендә милли үзаң хисләрен тәрбияләү, республикабыздан читтә яшәгән яшь буын вәкилләре олы буын татрлары кебек Татарстаннны үзләренең тарихи һәм мәдәни ватаннары кебек кабул итәләр.

Форумнар исбатлаганча, Татарстаннан читтә яшәгән яңа заман татар яшьләре милли фикерләргә тугрылыклы булып кала белә һәм милли тормышны саклап калырга омтыла. Форумда катнашкан делегатларның һәркайсына милләтнең бүгенге хәләтенә һәм киләчәктәге үсешенә җаваплылык тою хисләре хас. Берничә көн дәвамында узган форумнан алар  яңа фикерләр белән сугарылып кайтып китә һәм урыннарда яңа проектлар тормышка ашыра.

Устав: ustav-vftm-2011-pdf

Фотосурәтләр

Элемтә өчен мәгълүмат:

Адрес: 420060, Казан ш., Карл Маркс ур., 38/5, III кат, 304 кабинет
Телефон: (843) 299-77-17
Факс: (843) 264-63-37
Электрон адрес: [email protected]

Оешманың рәсми сайты: http://tatclub.net/