tatruen
Баш бит / Конгресс турында / Структура / Бөтендөнья татар конгрессының Республика иҗтимагый Фонды директоры Сабиров Артур Валерьевич
Бөтендөнья татар конгрессының Республика иҗтимагый Фонды директоры Сабиров Артур Валерьевич

Бөтендөнья татар конгрессының Республика иҗтимагый Фонды директоры Сабиров Артур Валерьевич

1982 елның 27 февралендә ТАССРның Лениногорск шәһәрендә туган.

Белеме

  • 2004 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын юрист белгечлеге буенча тәмамлый;
  • 2009 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын  икътисадчы белгечлеге буенча тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге

2002-2003 елларда – “Исцеление” фирмасында юрист-консульт;

2004-2007 елларда – Татарстан Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгының ташкы икътисади эшчәнлекне һәм эчке сәүдәне хокукый тәэмин итү бүлегенең төп белгече, юридик бүлекнең төп киңәшчесе;

2007-2013 елларда – Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының юридик бүлеге төп киңәшчесе;

2015-2018 елларда – Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми протокол бүлеге башлыгы;

2018-2020 елларда – Бөтендөнья татар конгрессының Аппарат җитәкчесе.

2020-нче елның сентябреннән – Бөтендөнья татар конгрессының Республика иҗтимагый Фонды директоры.

Бүләкләре

  • РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Д.В.Мантуровның Рәхмәт хаты;
  • ТР Сәүдә һәм сәнәгать министрының Рәхмәт хаты;

Элемтә

Телефон: +7 (843) 236-5916;