tatruen
Баш бит / Конгресс турында / Җыеннар, фәнни-гамәли конференцияләр / Галим Д.Г.Тумашева исемендәге укулар (Казан)
Галим Д.Г.Тумашева исемендәге укулар (Казан)

Галим Д.Г.Тумашева исемендәге укулар (Казан)

“Төрки телләрнең диалектологиясе, тарихы һәм грамматик төзелеше” халыкара тюркологик конференциясе Казан университеты профессоры Д.Г. Тумашева истәлегенә багышлана.

Диләрә Тумашева эшчәнлеге татар теле белеме һәм тюркология фәне үсеше тарихында аермы урын алып тора. Себердә туып, Мәскәү дәүләт университетында белем алган Диләрә Гариф кызы бөтен тормышын туган халыкна хезмәт итүгә багышлый.  Казан дәүләт университетында 50 ел эшли.  Берничә дистә ел дәвамында Көнбатыш Седердәге  татар диалектларын өйрәнеп, диалектологларның тулы бер буынын тәрбияли. Аның хәзерге заман татар әдәби теле буенча хезмәтләре аерым игътибарга лаек.  Утыз елга якын КДУның татар теле, соңрак көнчыгыш телләре кафедрасын җитәкләгән,  тарих-филология факультеты деканы булган   Диләрә Тумашева Казан университетында гуманитар белем үсешенә зур өлеш кертә.

Тумашева Диляра Гарифовна2011 нче елның 21-24 нче октябрь көннәрендә Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты базасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе белән берлектә уздырлган конференциядә 118 галим чыгыш ясады, 56 галим читтән торып катнашты. Болардан тыш конференциягә Татарстан һәм Башкортостан, Чувашия Республикасы, Мари Эл, Мордовия Республикалары Мәгариф министрлыкларыннан, югары уку йортларыннан, мәктәпләрдән күпсанлы делегацияләр килде.

Конференциядә чыгыш ясаучылар Д.Г.Тумашева хезмәтләренең бүгенге көндә төрек телләре һәм диалектларын өйрәнү өчен мөһимлеген ассызыкладылар.

Конференция материаллары җыентык булып дөнья күрде:

Төрки телләрнең диалектологиясе, тарихы һәм грамматик төзелеше: Казан университеты профессоры Д.Г. Тумашева истәлегенә багышланган халыкара тюркологик конференция материаллары җыентыгы (21-24 октябрь, 2011 ел) / Р.Р. Җамалетдинов редакциясендә. – Казан: Отечество, 2011. – 536 б.

Диалектология, история и грамматическая структура тюркских языков: сборник материалов Международной тюркологической конференции, посвященной памяти профессора Казанского университета Д.Г. Тумашевой (21-24 октября 2011 г.) / Под ред. Р.Р. Замалетдинова. – Казань: Отечество, 2011. – 536 с.