tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 1 октябрьдән Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча мәчетләрдә курслар башлана
1 октябрьдән Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча мәчетләрдә курслар башлана

1 октябрьдән Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча мәчетләрдә курслар башлана

Бушлай дәресләр республиканың 700дән артык мәчетендә үткәрелә. Курсларга 25 меңләп тыңлаучы йөрер дип көтелә. Аларга 1500гә якын мөгаллим дини белем бирә.

Дини тәрбия программасы өч елга исәпләнгән. Дәресләр нигездә ял көннәрендә үткәрелә, ә аларны уздыру вакыты тыңлаучыларның теләкләрен исәпкә алып билгеләнә.

Курсларның күпчелегендә ир-атлар һәм хатын-кызларны аерым укыту каралган. Мәчетләре булмаган яисә мәчет каршындагы курслар оештырылмаган җирлекләрдә яшәүчеләргә яки вакытлары аз булган милләттәшләргә дини белемне онлайн формада алырга мөмкин.

Онлайн-мәдрәсә medrese.tatar адресы буенча урнашкан белем бирү платформасында эшли.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*