tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта «Татар кунак бүлмәсе»ндә яңа китап тәкъдим ителәчәк
Санкт-Петербургта «Татар кунак бүлмәсе»ндә яңа китап тәкъдим ителәчәк

Санкт-Петербургта «Татар кунак бүлмәсе»ндә яңа китап тәкъдим ителәчәк

25 сентябрьдә Санкт-Петербургта «Татар кунак бүлмәсе»ндә шагыйрә Вилия Живаеваның «Жизнь-река» китабының презентациясе була. Проект Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге инициативасы белән төзелде һәм 2013 елның сентябрендә эшли башлады.

Проект Россиянең күпмилләтле тарихында татар халкының ролен ача торган тарихи фактлар һәм вакыйгалар белән танышу, аның Россия дәүләтчелеген һәм мәдәниятен аякка бастыруга һәм ныгытуга керткән өлеше, татар халкының иҗаты, халык бәйрәмнәре, традицияләре һәм гореф-гадәтләре, декоратив-гамәли сәнгать һәм халык костюмнары турында белемнәрен тирәнәйтү һәм киңәйтү, милли татар мәдәниятен саклау һәм үстерү, «Ватанга хезмәттә татарлар» проекты белән танышу максатын куя.

Очрашу 12.00 сәгатьтә башлана.

tatspb.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*