tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар китабы йорты” “Шуктуган” әкиятен карарга чакыра
“Татар китабы йорты” “Шуктуган” әкиятен карарга чакыра

“Татар китабы йорты” “Шуктуган” әкиятен карарга чакыра

29 нчы сентябрь көнне “Татар китабы йорты”нда  13:00да Җәвад Тәрҗемановның «Шуктуган» әкиятен сәхнәләштерелә.

«Шуктуган» әкияте 1962 елда язылган. Аның рус теленә тәрҗемәсе 1964 елда дөнья күрә. Шулай ук хәзерге вакытта украин, инглиз, испан, румын, поляк, гарәп, фарсы, литва, молдован, тамилә, хинди , пушту, дари, кыргыз телләренә тәрҗемәләре дә бар.

Җәвад ага әкиятләренең сәхнәдә уйналуы турында еш хыялланган. Мәсәлән, 1964 елда «Без театр уйныйбыз» исемле китабында әкиятләре сәхнә теленә күчерелеп, музыкаль бизәлеш белән бирелгән.

«Шуктуган» әкият геройлары – безнең әйләнә-тирәбездәге яшәүче кошлар, җәнлекләр: тукраннар, куян, тиен, поши һ.б. Әсәрдә хәтфәдәй урманнарыбызны, менъеллык агачларны корткычлардан саклаучы тукраннар тормышы тасвирлана.

Нәни тукран Шуктуган үзен ярканат, бака һәм шөлди кошы булып та сынап карый. Әмма бары бабаларыннан калган ысул белән, ягъни агач кәүсәсеннән томшык белән кортларны юк итүдән дә уңайлырак, отышлырак ысул булмавына ышана.

Әкият балаларда кошларга, гомумән әйләнә-тирә табигатькә мәхәббәт тәрбияли, матурлыкны тоярга өйрәтә. Бары зур тырышлык, эшкә чын күңелеңне биреп кенә максатыңа ирешергә мөмкинлегенә дә төшендерә үзенең укучыларын Җәвад Тәрҗеманов.

Татар китабы йорты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*