tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 15 Февральдә «Нәүрүз» халыкара форумына теркәлү башлана
15 Февральдә «Нәүрүз» халыкара форумына теркәлү башлана

15 Февральдә «Нәүрүз» халыкара форумына теркәлү башлана

2022 елның 6-12 июнендә Казанда VII Халыкара «Нәүрүз» театраль-белем бирү фестиваль-форумы узачак. 

Форумда катнашучылар өчен актерлык осталыгы, актер осталыгы һәм курчак театры режиссурасы сәнгате буенча мастер-класслар, Менеджмент, PR-технологияләр, сценография, театраль тәнкыйть, театрның әдәби һәм сәнгать-куелыш бүлекләре эшчәндеге буенча лекцияләр һәм семинарлар үтәчәк.

Фестиваль-форумның педагоглары-Германия, Колумбия, Англия, Франция, Польша һәм Россия театр сәнгате һәм менеджментының әйдәп баручы белгечләре. Форум кысаларында, шулай ук, милли театрлар ассоциациясенең белем бирү программасы да булачак.

Форумга теркәлү 15 февральдә башлана. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз!

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*