tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Троицкида «Татарлар һәм башкортлар: мәдәният, традицияләр һәм гореф-гадәтләр» бәйрәме узды
Троицкида «Татарлар һәм башкортлар: мәдәният, традицияләр һәм гореф-гадәтләр» бәйрәме узды

Троицкида «Татарлар һәм башкортлар: мәдәният, традицияләр һәм гореф-гадәтләр» бәйрәме узды

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында, Троицк шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда «Татарлар һәм башкортлар: мәдәният, традицияләр һәм гореф-гадәтләр» дигән бәйрәм узды.

Татарстан Республикасының атказанган артисты Фәрит Якупов җитәкчелегендәге «Дуслык» татар һәм башкорт мәдәнияте үзәгендә, Габдулла Тукай исемендәге татар һәм башкорт әдәбияты китапханәсе коллективы халкыбызның «Су юлы» дигән матур йоласын күрсәттеләр.

Туйдан соң яшь кәләшкә су юлы күрсәтәләр, чөнки Су – яшәү чыганагы. Биредә аның беренче сынавы уза. Ул суны түкмичә өйгә алып кайта алырмы?.. Әлеге йола җыр-бию белән үрелеп бара.

Чара яшь артистлар чыгышы белән дәвам итте: бөек шагыйрьләр – Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил шигырьләре яңгырады.
Фәрит Якупов тамашачыларны дәртле җырлар һәм күңелле романслар белән шатландырды. Ул үз чыгышларын татар музыка уен кораллары тарихы һәм милли музыканың үзенчәлекләре турында мавыктыргыч хикәяләр белән үреп барды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*