tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 1891-1917 елда типография тотучылардан иң күп дәреслекне «Бертуган Кәримовлар» чыгарган
1891-1917 елда типография тотучылардан иң күп дәреслекне «Бертуган Кәримовлар» чыгарган

1891-1917 елда типография тотучылардан иң күп дәреслекне «Бертуган Кәримовлар» чыгарган

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле, филология фәннәре кандидаты Ренат Вәлиуллин 1891-1917 елларда типография тотучылардан иң күп дәреслекләрне «бертуган Кәримовлар» нәшер итүен әйтте.

«Бертуган Кәримовлар» китап бастыру эшендә татар мәктәп-мәдрәсәләрен уку әдәбияты белән тәэмин итүне, халыкны белемле итүне төп максаты итеп куя. 1917 елга кадәр алар 157 төр дәреслек бастырып чыгарган, шуларның 107се – дин һәм ислам тарихы, 22се -әдәбият һәм уку, 16сы – татар һәм рус телләре, 10сы – әхлакый белем, 2се татар халкы тарихы һәм гомуми тарих. Китапларның гомуми тиражы 1 238 460ка җитә, һәр дәреслек уртача 8 меңгә якын данә белән чыга», – диде ул «Татар-информ»га.

Аның әйтүенчә, 1891-1917 елларда дәреслекләрне чыгаруда «Бертуган Кәримовлар», «Мәгариф», «Милләт» кебек эре нәшриятлар белән беррәттән аерым нәшер итүчеләр дә катнаша. Мәсәлән, Хөсәен Әбүзәров.

«Басма ягыннан күләме буенча икенче урында «Мәгариф» нәшрияты тора, ул 1904 елның 12 апрелендә «Камалетдинов ширкәте»нең варисы буларак оеша. «Мәгариф» 1917 елга кадәр 111 дәреслек чыгарган, шуларның 48е – дин белеме, 46сы — әдәбият, 10сы – тел, 5се – әхлак белеме һәм 2се тарих буенча. Биредә чыккан дәреслекләрнең гомуми тиражы – 484 980, ә китапларның уртача тиражы – 4400», – диде Ренат Вәлиуллин «Гуманитар фәннәр буенча татар дәреслекләре (XIX йөз азагы-ХХ йөз башы)» монографиясен тәкъдим итү кичәсендә.

«Милләт» нәшриятында дөньяви китаплар белән беррәттән дини хезмәтләрне бастыруга зур игътибар бирелгән. «Ул 1908 елда эшли башлый. 104 дәреслекнең 60ы – дин һәм Ислам тарихы, 29ы – әхлакый белем, 7се – татар һәм рус телләре, 6сы – әдәбият һәм уку, 2се – тарих дәреслеге. Нәшриятта гомуми тиражы буенча дәреслекләр 690 900 данә белән чыккан, китапларның уртача тиражы 6600 данә тәшкил иткән», – дип аңлатты автор.

«Үз типографияләре булган нәшер итүчеләр 1891-1917 елларда 481 басмада (гомуми тираж – 2 875 042 данә) гуманитар фәннәр буенча дәреслекләр бастырып чыгарган, шуларның 372се «Бертуган Кәримовлар», «Мәгариф» һәм «Милләт» типографияләрендә чыккан. 42се – «Х.Хөсәенов вә ширкәсе», 33е «Кәримов, Хөсәенов вә ширкәсе»ндә чыккан», – диде филология фәннәре кандидаты.

Автор типографиясе булмаган нәшер итүчеләргә китап чыгару кыйммәткә төшкәнен искәртте.

«Шуңа күрә китапларны сатудан кергән табыш та аз булган. Мондый нәшриятлардан «Сабах» саны һәм тиражы буенча беренче урында тора. Татар китабы тарихында Габделвәли һәм Мөхәммәдгали Әхмәдуллиннар дәреслекләр һәм уку әсбаплары нәшер итүчеләр буларак билгеле. Үз эшчәнлекләрендә алар халыкның белемлелеген үстерүне максат итеп куйган. 1911 елда алар «Өмет» типографиясен оештыра, анда үз китапларын бастыра», – дип сөйләде ул КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*