tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарманда дини йортларга багышланган китап тәкъдим ителде
Сарманда дини йортларга багышланган китап тәкъдим ителде

Сарманда дини йортларга багышланган китап тәкъдим ителде

 15 декабрь көнне район мәдәният йортында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын йомгаклау һәм “Гасырларны бәйләүче азан авазы” дигән китапны тәкъдим итү тантанасы үткәрелде.

Китап Татарстан Республикасы Сарман районы территориясенә керүче авыллардагы дини йортлар, мәдрәсәләр тарихына багышланган һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин ярдәме белән бастырылган.

Тантанада катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде.
Тантанада мәртәбәле кунаклар – тарих фәннәре докторы, профессор, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев, шагыйрь, журналист, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләбиб Лерон, китап төзү эшенә зур өлеш кертүче Альбин Вәлиев, Илнур Сабуров, Резеда Гарипова, Назыйм Мәхмүтов, Фәнүзә Салихова, Дания Кәшипова катнаштылар. Китапны төзүдә Дамир Гарифуллинның мәгълүматлары да файдаланылган.

sarman-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*