tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 20 июньдә исламны кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган “ALGA TRAIL” массакүләм йөгереш үтәчәк
20 июньдә исламны кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган “ALGA TRAIL” массакүләм йөгереш үтәчәк

20 июньдә исламны кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган “ALGA TRAIL” массакүләм йөгереш үтәчәк

20 июньдә Казанның Аккош күле янәшәсендә массакүләм йөгереш узачак. Ул элегрәк һава торышы үзгәрү сәбәпле күчерелгән иде. Чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте үткәрә һәм ул Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана.

Массакүләм йөгереш сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, Татарстан Республикасында, массакүләм һәм барлык кешеләр дә шөгыльләнә алырлык спорт төре буларак, трейлраннингны популярлаштыру; спортчыларның белемен арттыру һәм махсус күнекмәләрен үстерү; аларны Россия күләмендә һәм чит илләрдә уза торган ярышларда катнашырга әзерләргә ярдәм итү; көчлеләрне ачыклау максатыннан оештырыла.

Йөгерештә 5 яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк булган теләгән һәр кеше катнаша ала.
•    16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен 10 һәм 5 чакрымлык дистанция каралган. Катнашу бәясе 200 сум.
•    9 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге яшүсмерләргә махсус дистанция каралган – 1100 метр. Аралык Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгы истәлегенә багышлана. Катнашу бушлай.
•    5 яшьтән алып 8 яшькә кадәрге яшь йөгерешчеләр өчен 500 метр каралган. Катнашу бушлай.

Катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: https://myrace.info/events/130/ .

Чараның нигезләмәсен моннан йөкләп алырга мөмкин: https://docs.google.com/document/d/1RtwdEwLs5f1I_sarXpJPQlCDIDxe7YKCSJTe1IUzCTc/edit .

Теркәлү 08:45 сәгатьтә тәмамлана. Йөгерү 09.00 сәгатьтә башлана.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*