tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2019 елда мөфтият тарафыннан 89 исемдәге китап бастырылды
2019 елда мөфтият тарафыннан 89 исемдәге китап бастырылды

2019 елда мөфтият тарафыннан 89 исемдәге китап бастырылды

Нәшрият эшчәнлеге ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең традицион Ислам кыйммәтләрен пропагандалау өлкәсендәге өстенлекле эш юнәлешләренең берсе булып тора. Әлеге эшчәнлек “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан гамәлгә ашырыла. Мөселманнарның аң-белемен күтәрү, милли мәдәниятне, традицияләрне, өммәтнең интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерүнең мөһим факторы буларак, китап укуга кызыксынуны арттыру максаты белән, 2019 елда нәшриятта барлыгы 89 исемдәге китап дөнья күрде. Аларның гомуми тиражы 84 613 данәне тәшкил итте.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият эшчәнлеге өлкәсендәге иң зур казанышы, һичшиксез, Коръән мәгънәләренең татар һәм рус телләренә тәрҗемәләрен – «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» һәм «Калям Шариф. Перевод смыслов» китапларын бастыру булды.  Фундаменталь хезмәтләр нәзарәт тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәләре булып тора, алар Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында дөнья күрде. Басмаларның беренче тиражы тиз арада сатылып бетте.

2013 елдан бирле “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан гарәп, татар һәм рус телләрендә барлыгы 250 дән артык исемдәге китап бастырылды. Аларның гомуми тиражы 600 000 данәне тәшкил итте.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*