tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2022 елда Darul-Kutub.com онлайн-китапханәсе фонды “яңа” 249 иске китапка баеды
2022 елда Darul-Kutub.com онлайн-китапханәсе фонды “яңа” 249 иске китапка баеды

2022 елда Darul-Kutub.com онлайн-китапханәсе фонды “яңа” 249 иске китапка баеды

2013 елдан бирле ТР мөселманнар Диния нәзарәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган Darul-Kutub.com электрон китапханәсенең фонды 2022 елда шактый баеды – күпчелеге 1913 елга кадәр Казанда, Оренбургка, Уфада нәшер ителгән 249 иске хезмәт, сканер аша уздырылып, китапханә сайтына урнаштырылды. Шулай итеп, бүгенге көндә Darul-Kutub.com электрон китапханәсе 1471 исемдәге борынгы китапны (1826 томга якын) үз эченә ала, алар арасында татар галимнәре һәм дин әһелләренең инкыйлабка кадәрге классик хезмәтләре дә бар.

Сайтта сирәк, моңа кадәр очрамаган басмалар урнаштырылган. Аларның 80% – иске татар телендә. Китаплар арасында тәфсирләр, хәдис җыентыклары, әхлак, ислам нигезләре буенча басмалар бар. Шулай ук сайтка 20 нче гасыр башында чыккан “Ислам мәҗәлләсе” һәм “Дин һәм мәгыйшәт” җурналлары җыентыклары куелган. “Ислам мәҗәлләсе” журналында шул вакытта яшәгән татар мөселманнарына кызыклы булган темаларны чагылдырган язмалар урын алган.

Борынгы китаплар ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан, Казанның Ислам кабул итүгә 1000-еллык исемендәге мәдрәсәсе китапханәсеннән, “Ярдәм – Помощь» гомуммилли хәйрия фондыннан, шулай ук шәхси коллекцияләрдән килеп ирешкән.

Darul-Kutub.com проекты, ТР Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты көче белән татар дини мирасын саклау һәм аны өйрәнү, радикаль идеологияләргә мәгълүмати яктан каршы тору, шулай ук мөселманнарны Хәнәфи мәзһәбенең абруйлы чыганаклары белән тәэмин итү максатыннан актив үстерелә. Сайт кыйммәтле хезмәтләрне табып укырга һәм бушлай йөкләп күчереп алырга мөмкинлек бирә. Сайтның бизәлеше барлык шәхси компьютерлар, смартфоннар һәм планшетлар өчен җайлаштырылган. Электрон китапханәдәге хезмәтләрне авторлар, китап исеме һәм категорияләре буенча эзләп була.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*