tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск өлкәсендә татар гаиләләре бәйгесе узды
Омск өлкәсендә татар гаиләләре бәйгесе узды

Омск өлкәсендә татар гаиләләре бәйгесе узды

Омскида “Без татар гаиләсе” – “Мы татарская семья” дип исемләнгән бәйге үтте. Бәйгенең оештыручысы Омскиның җирле татар милли-мәдәни мохтарияте “Ибир” булды. Мохтарият быел Омски өлкәсенең массакүләм коммуникацияләр һәм өлкә хакимиятенең Милли сәясәт министрлыгы грантын откан иде. Бәйгедә 5 гаилә – Болшеречье район үзәгеннән Раенбагиннар, районның Уләнкүл авылыннан Сөләймановлар, өлкә үзәгеннән 600 чакрым ераклыкта урнашкан Усть-Ишем районыннан Бохардиновлар, Омсидан Әхкәмовлар һәм Сакиевлар катнашты. Иң яшь катнашучы 5 айлык Кәрим Сөләйманов булды. Шунсын ассызыклыйсы килә – бәйгегә
һәр гаилә ныклы әзерлек белән килгән иде.

Алар 7 номинациядә ярышты, үзләрен һәр биремдә матур, мәгънәле итеп, югары дәрәҗәдә күрсәтә алдылар. Җиңүчеләр мәртәбәле җюри тарафыннан куелган баллар буенча билгеләнде. Нәтиҗәдә Әхкамовлар гаиләсе беренче урынга лаек булды. Аларның 9 һәм 7 яшьлек кызлары – Ләйсән белән Ралинаның татарча матур итеп сөйләүләре көчле алкышларга күмелде. Икенче һәм өченче урыннар Сакиевлар һәм Раенбагиннар гаиләренә бирелде. Барлык гаиләләргә дә бүләкләр, дипломнар тапшырылды. Махсус чакырылган Казан кунаклары – Бөтенроссия татар гаиләләре фонды директоры Миләүшә ханым Гайфуллина, Татарстанның атказанган артисты, җырчы Лилия ханым Муллагалиева да чараны югары бәяләделәр. Миләүшә Хафизовна үзенең сәламләү чыгышында өлкә күләмендә үткәрелүче мондый чараның әһәмияте бәя биреп бетергесез диде. Лилия ханымның җырлары, чыгышы ямь өстенә ямь өстәде, көчле алкышларга күмелде.

Әйтик, татар гаиләләре бәйгесе Омскида өченче мәртәбә үткәрелде, һәм аның дәрәҗәсе артканнан арта бара.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*