tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2022 нче елда Татарстанда ислам инфраструктурасы 19 объектка үсте
2022 нче елда Татарстанда ислам инфраструктурасы 19 объектка үсте

2022 нче елда Татарстанда ислам инфраструктурасы 19 объектка үсте

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы Татарстан өммәте тормышында ислам инфраструктурасы үсеше белән истә калачак. Аны мәчетләр, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең яңа биналары һәм мәгърифәт үзәкләре тулыландырды.

Быел Татарстан күләмендә 14, шул исәптән башкалабыз Казанда 2 яңа мәчет үз ишекләрен ачты. Алар арасында берничә дистә кеше сыйдырышлылары да, йөзәрләгән кеше кереп намаз укый торганнары да бар. Республикабызның Арча һәм Питрәч районнарында икешәр, Мамадыш, Яңа Чишмә, Әлки, Чирмешән, Актаныш, Баулы, Яшел үзән, Әлмәт, Казанның Киров-Мәскәү һәм Совет районы мөхтәсибәтләрендә берәр иман йорты ачылды. Шунысы игътибарга лаек: мәчетләр комплекс рәвешендә, үзендә намаз уку мәйданчыкларын гына түгел, ә уку классларын, мәҗлесләр үткәрү өчен заллар, ашханәләр, никах үзәкләре, кибетләр, корбан чалу урыннары, мәетханәләр, имам йортларын да сыйдыртып төзелә башлады.

Татарстанда зур түземсезлек белән җәмәгатьчелек тагын 2 мәчетне көтә. Берсе – Кукмара районы Мәчкәрә авылында мәдәни мирас объекты булып саналган, 1791-1793 елларда сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев тарафыннан салынган Беренче Җәмигъ мәчете. Бинада быел реставрация эшләре башланып китте һәм бу эшләрне башкару өчен акча җыю игълан ителде. Акча җыю шулай ук тагын бер мәчеткә – Казанда яңа Җәмигъ мәчете төзелешенә ачылды. Мәчет төзеләсе җирдә тантаналы рәвештә истәлекле таш куелды.

Татарстанда ислам инфраструктурасын 2022нче елда 3 мәгърифәт үзәге дә тулыландырды. Быел Арчада Габдулла Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәге, Кукмарада “Һидәят” тәрбия үзәге һәм Яңа Чишмә мөхтәсибәте Үзәк мәчетенең укыту-тәрбия бинасы ачылды.

Үтеп баручы елда Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән Казанның тарихи “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе комплексында 2 яңа бина төзелеп бетте. Мәдрәсәнең административ корпусы һәм тулай торагы аның 140 еллыгына өлгертелгән зур бүләк булды. Шәкертләр өчен тулай торак – 3 катлы, гомуми мәйданы 2 174,45 кв.м. тәшкил итә. Биредә, торак урыннарыннан тыш, мөстәкыйль уку класслары, медпункт, спортзал һәм башка техник бүлмәләр урын алды. Тулай торак җир өстендәге кичү аша мәдрәсәнең яңа административ корпусы белән тоташкан. Әлеге бинаның гомуми мәйданы — 2 798,67 кв.м. Корпус үз эченә 3 уку сыйныфы, 118 кешелек конференц-зал, ашханә, мәдрәсә җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре кабинетларын һәм башка ярдәмче мәйданнарны үз эченә алган.

Казан мөселманнары өчен төрле җәмәгать урыннарында намаз бүлмәләре күбәю дә зур бүләк булды. Быел алар РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе тырышлыгы белән 3 мәйданчыкта – Балалар республика клиник хастаханәсенең Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургиясе үзәгендә,  “Казанский ЦУМ” сәүдә үзәгендә һәм Түбән Каманың “Рамус-Молл” сәүдәүзәгендә ачылдылар. Шул рәвешле быел 3 мүсаллә ачылды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*