tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: Безнең алда куелган төп максат- өлкәдәге газеталарга ярдәм итү
Васил Шәйхразыев: Безнең алда куелган төп максат- өлкәдәге газеталарга ярдәм итү

Васил Шәйхразыев: Безнең алда куелган төп максат- өлкәдәге газеталарга ярдәм итү

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында  2022 ел нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе уза.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, 2022 нче елга нәтиҗә ясап, ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген яктыртуда актив катнашкан журналистлар белән очрашты. Әлеге чара вакытында Екатеринбургта нәшер ителүче “Саф чишмә” газетасы баш мөхәррире Фавия Сафиуллина яшь татар журналистларының аз булуына басып ясады.

-Даими рәвештә  шундый очрашулар үткәреп һәм Россиянең төрле төбәкләрендә дә тәҗрибә уртаклашу булса, без бик рәхмәтле булыр идек,-диде ул.

Васил Шәйхразыев бу төрдәге очршуларның киләсе елга да булачагын билгеләп үтте.

-Безнең алда куелган төп максат- өлкәдәге эшчәнлек белән таныш булу, аларга һәрвакыт ярдәм итү. Киләчәктә татар журналистикасы факультетларында укучы студентлар белән очрашулар үткәрүне планлаштырабыз. Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә чит төбәктәге яшьләрне әлеге юнәлеш буенча  укыту мөмкинлеген дә булдыру варианты турында уйлыйбыз,-диеп белдерде Милли Шура рәисе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*