tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының йомгаклау матбугат конференциясендә татар теле дәреслекләре мәсьәләсе күтәрелде
Бөтендөнья татар конгрессының йомгаклау матбугат конференциясендә татар теле дәреслекләре мәсьәләсе күтәрелде

Бөтендөнья татар конгрессының йомгаклау матбугат конференциясендә татар теле дәреслекләре мәсьәләсе күтәрелде

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында  2022 ел нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе узды.

“Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон матбуга конференциясендә төбәкләрне татар теле дәреслекләре белән тәэмин итү мәсьәләсен күтәрде:

– Балалар өчен татар теле дәреслекләре булдыруны Бөтендөнья татар конгрессы үз өстенә ала аламы?”, – диде ул.

– Бу эш белән инде без күптән шөгыльләнәбез. Ел саен төбәкләргә дәүләт программасы нигезендә 3 миллион күләмендә уку әсбабы җибәрәбез. Күп кенә төбәкләр дәреслекләрне Татарстаннан алдырту мөмкинлеге барлыгы турында белмиләр. Әгәр төбәкләрдә татар теле дәреслекләре җитми, ихтыяҗ бар дигән хәбәр ишетәсез икән, сез безгә мөрәҗәгать итә аласыз. Без ярдәм итәрбез, – дип белдерде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*