tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Мәскәүдә узган фәнни – гамәли конференциядә катнашты
Данис Шакиров Мәскәүдә узган фәнни – гамәли конференциядә катнашты

Данис Шакиров Мәскәүдә узган фәнни – гамәли конференциядә катнашты

Бүген Мәскәүдә “Ислам-Россия рухи мирасының аерылгысыз өлеше: Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел” дип исемләнгән фәнни – гамәли конференция үтте. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

Чараны РФ Иҗтимагый палатасы ярдәмендә Россия мөселманнарының Диния нәзарәте оештыра. Конференциясенең модераторы – Россия мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие (җитәкчесе), Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Альбир хәзрәт Крганов.

Фәнни-гамәли конференция вакытында Россиядә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 тулу тарихын саклау һәм популярлаштыру, дини һәм этник традицияләрене, шулай ук ил территориясендә яшәүче башка халыкларның традицияләрен алга таба өйрәнү, үзгәреп торучы дөньяда мәдәниятара коммуникацияне һәм динара диалогны үстерү, мөселманнарның рухи мирасы, Россия дини-патриотик тәрбиясендә саклау һәм популярлаштыру мәсьәләләре каралды.

Чарада дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, федераль дәүләт хакимияте органнары, Мәскәү Хөкүмәте, хәйрия һәм коммерцияле булмаган оешмалар, фәнни-белем бирү берләшмәләре, милли һәм яшьләр берләшмәләре вәкилләре катнашты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*