tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Журналистлар белән очрашуда Сабантуйны татар халкының милли бәйрәме дип теркәргә тәкъдим ителде
Журналистлар белән очрашуда Сабантуйны татар халкының милли бәйрәме дип теркәргә тәкъдим ителде

Журналистлар белән очрашуда Сабантуйны татар халкының милли бәйрәме дип теркәргә тәкъдим ителде

«Кайбер кеше бәйрәмнең татар халкыныкы икәнлеген аңламый, «халыкара бәйрәм» дип кенә җавап бирәләр», – диде Рәмис Латыйпов.

2022 ел нәтиҗәләре буенча узган матбугат конференциясендә  Сабантуйны татар халкының милли бәйрәме дип теркәргә кирәк дигән тәкъдим белән чыктылар.

«Бөтенроссия авыл Сабантуенда миллилек җитми дип саныйм. Быел Мордовиядәге Сабантуйда җирле журналистларның, үзәк телевидение һәм блогерларның чыгышларын күзәттем, алар бервакытта да «татар» сүзен кулланмады, «Бөтенроссия авыл Сабантуе» дип кенә әйттеләр. Башка милләт белән кушылып, татар Сабантуен башка милләтләргә бүләк итмибезме?» – дигән сорау бирде татар блогеры Фәгыйлә Шакирова.

«Интертат» электрон газетасы һәм «Татар-информ»ның татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов та шул сорауны күтәрде.

«Төрле өлкәләрдәге Сабантуйда булырга туры килде. Бер генә җирдә дә Сабантуй дигән сүз янында «татар» сүзе кулланылмаган. Берәр урынга булса да, Сабантуйның татар халкының милли бәйрәме икәнен язып булмас идеме? Кайбер кеше бәйрәмнең татар халкыныкы икәнлеген аңламый, «халыкара бәйрәм» дип кенә җавап бирәләр», – дип әйтте ул.

Татарстан Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев тәкъдимнәрне тыңларга әзер булуын әйтте.

«Сәхнәдә дә, менюда да, бүтән җирләрдә дә язарга урын табарбыз. Тәкъдим итегез, тыңлыйбыз. Программа татар телендә алып барылгач, татар язулары булгач, Сабантуйның татар халкыныкы икәне болай да аңлашыла дип уйлый идек. «Татар» дип язарга кирәк дип табасыз икән, монда бернинди каршылык юк», – дип җавап бирде ул.

Рәмис Латыйпов, мисал буларак, «Халыкара татар шахтерлар Сабантуе» дип атап булыр иде», – диде.

«Быел Бөтенроссия авыл Сабантуе Мордовиядә булды. Үзебезнең Сабантуйларны чит өлкәдә үткәргән вакытта шушы өлкәнең гореф-гадәтләрен үзебезгә алырга тиеш булабыз, бу – компромисс. Татарстан өчен программаның кереш өлеше 20 минут бара, җирле халык 12-15 минут чыгыш ясый. Азактан бөтен халык уртак зур номер белән тәмамлый. Сабантуйны башкача үткәрү кыен булачак», – диде Милли Шура рәисе.

Аның фикеренчә, Татарстан үз таләпләрен куйса, федераль Сабантуйны үткәреп булмас иде. «Читтә яшәүче татарлар Сабантуйны Иркутск, Владивостокта үткәргән вакытта татар халкы өчен үткәрә, чөнки анда татар халкы гына килә дә», – диде Васил Шәйхразыев.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*