tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бергә эшләү – зур горурлык”: Васил Шәйхразыев журналистлар белән очрашты
“Бергә эшләү – зур горурлык”: Васил Шәйхразыев журналистлар белән очрашты

“Бергә эшләү – зур горурлык”: Васил Шәйхразыев журналистлар белән очрашты

2022 нче елның 22 декабрь көнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, 2022 нче елга нәтиҗә ясап, ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген яктыртуда актив катнашкан журналистлар белән очрашты. Конференциягә онлайн форматта төбәкләрдә һәм чит илләрдә эшләүче журналистлар да кушылды.

Бөтендөнья татар конгрессы һәм бөтен татар дөньясының эше 2022 елда “Без бергә! Безнең көч – бердәмлектә” шигаре астында оештырылды. Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу һәм Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгы кысаларында күп чаралар һәм проектлар тормышка ашырды.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессының 2022 нче ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, 2023 нче елга максатлар куелды. Васил Шәйхразыев массакүләм мәгълүмат чаралары каләм ияләренә рәхмәтләрен белдерде:

– Бергә эшләү – зур горурлык! Алга таба да матур итеп бергә эшлик, планнарны, проектларны чынга ашырыйк. Рәхмәт сезгә!, – диде ул.

Матбугат конференциясе яңа гына табадан төшкән яңа ел клибын күрсәтү белән тәмамланды. Клипны Базарбай Бикчәнтәевның “Яңа ел белән!” җырына Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе төшерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*