tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида “Һәр йортка “Өмет” газетасы” акциясе игълан ителгән
Ульяновскида “Һәр йортка “Өмет” газетасы” акциясе игълан ителгән

Ульяновскида “Һәр йортка “Өмет” газетасы” акциясе игълан ителгән

Ульяновскида нәшер ителүче “Өмет” газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлилов белдергәнчә, газетаның тиражын ике тапкыр арттырырга дигән максат куйганнар.Бу эшне өлкә губернаторы да хуплый. Хәзер вакытлы матбугатка язылу тәмамланып килә.

– Киләсе яртыеллыкка басманың тиражын ике тапкырга арттыруны максат итеп куйдык. Бүгенге көндә эш нәтиҗәле бара. Куйган бурычларны үтәп чыгарбыз диеп өметләнәм, – ди Исхак Хәлилов. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның журналистлар белән очрашу вакытында җиткерде.

Ул шулай ук  мәгариф, мәдәният өлкәсендәге кебек регионнардагы матбугат чараларына Татарстан тарафыннан грантлар булдырылса, алга таба уңышлырак эшләргә максат булыр иде диде.

Васил Шәйхразыев киләсе елга бу эшне премия яки бүләк форматында бирә башлау яхшырак булыр диеп белдерде.

Каләм ияләре белән берлектә бүген Бөтендөнья татар конгрессында узып баручы елга нәтиҗәләр ясалды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*