tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2024 елда Алтай Республикасында Сабан туе үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды
2024 елда Алтай Республикасында Сабан туе үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

2024 елда Алтай Республикасында Сабан туе үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

Бүген, 17 октябрь, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Алтай Республикасына килде. Биредә 2024 елда Алтай Республикасы территориясендә Сабантуйга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.

Сәламләү сүзе белән катнашучыларга Алтай Республикасы башлыгы Олег Хохордин мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, “Төрки Сабантуй” тарихта беренче тапкыр үткәреләчәк.

-Төрки дөньяның тарихы Алтай белән бәйле. Без бу Сабантуйны 3 елга 1 тапкыр үткәрелә торган зур чара буларак тәкъдим итәбез, – диде Милли Шура рәисе. Васил Шәйхразиев билгеләп үткәнчә, Сабантуй барлык төрки илләрдән һәм Россиянең төбәкләреннән делегацияләр җыячак.

Чарада шулай ук Алтай Республикасы башлыгы Олег Хохордин, Алтай Республикасы мәдәният министры Ольга Антарадонова, Алтай Республикасы Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Олег Гурин, Горно-Алтайск шәһәре мэры Ольга Сафронова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев катнашты.

Утырыш барышында “Төрки Сабантуй” 2024 елның 25 маенда Алтай Республикасында үткәреләчәк дигән карар кабул ителде. Шулай ук Сабантуйның оештыру комитеты һәм уткәрү урыны билгеле булды. Сабантуйны оештыруга Татарстаннан Актаныш районы җаваплы булачак. Үткәрү урыны –  Таулы Алтайның Үзәк мәйданы. Мәйдан 15 мең кешене сыйдыра ала.

Алтай Республикасы Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Олег Гурин көрәшне ике келәмдә үткәрергә тәкъдим итте: татар көрәше һәм Алтай көрәше. Аның фикеренчә, Сабантуйга Алтай халкы милли уеннарын да кертергә кирәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*