tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүрибураш китапханәсендә мөнәҗәтләр кичәсе узган
Чүрибураш китапханәсендә мөнәҗәтләр кичәсе узган

Чүрибураш китапханәсендә мөнәҗәтләр кичәсе узган

Мөнәҗәтләр кичәсе өлкәннәр ункөнлеге кысаларында узган. Өлкән апалар Чүрибураш авылы китапханәсе җыелып, бер-берсе белән күрешеп, аралашкан. Авылның остабикәсе Дамирә Сәгъдиева һәм Садия Газиева моңлы итеп мөнәҗәтләр әйткән. Очрашу мул сыйлы өстәлләр артында да дәвам иткән.

“Кешенең эчке кичерешләрен, яшәү рәвешен, дөньяга карашын чагылдырган мөнәҗәтләр вакытлар узу белән дә үзенең әһәмиятен югалтмый. Авылыбыз өлкәннәре милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне буыннан-буынга тапшыра. Алар үрнәгендә яшь буын тәрбияләнә. Китапханәдә бу юнәлештә төрле чаралар уза. Аларда өлкән буын яшьләр, балалар белән очраша”, – дип хәбәр итте Чүрибураш авылы китапханәчесе Рәйхана Вәлиуллина.

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*