tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Алтай Республикасы башлыгы Олег Хорохордин белән очрашты
Васил Шәйхразыев Алтай Республикасы башлыгы Олег Хорохордин белән очрашты

Васил Шәйхразыев Алтай Республикасы башлыгы Олег Хорохордин белән очрашты

Бүген, 17 октябрь, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Алтай Республикасына килде. Бүген Милли Шура рәисе Алтай Республикасы башлыгы Олег Хорохордин белән очрашты.

Васил Шәйхразыев Алтай Республикасы башлыгын Татар конгрессының эшчәнлеге, гамәлгә ашырылган проектлар белән таныштырды. Шулай ук җитәкчеләр төбәкләрдәге туризм турында сөйләштеләр. Алга таба да төбәкләр арасында хезмәттәшлек итү буенча планнар хакында да фикер алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*