tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Алтай Республикасында
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Алтай Республикасында

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Алтай Республикасында

Бүген, 17 октябрь, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Алтай Республикасына килде. Биредә аны Алтай крае татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Әнвәр Әминов каршы алды.

Бүген Милли Шура рәисе Алтай Республикасы башлыгы Олег Хорохордин белән очрашачак. Шулай ук Васил Шәйхразыев 2024 елда Алтай Республикасы территориясендә Гомумтөрки Сабантуйны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*