tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән көннәрдә ул “Ирек мәйданы” клубын оештырды. Ни өчен?
70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән көннәрдә ул  “Ирек мәйданы” клубын оештырды. Ни өчен?

70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән көннәрдә ул “Ирек мәйданы” клубын оештырды. Ни өчен?

Бүген танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе, 27 ел гомерен Бөтендөнья татар конгрессына багышлаган шәхес, хәзер дә  оешманың “Дөнья” студиясен җитәкләүче Римзил Вәлиев журрналистларны, сәясәт белгечләрен, тарихчыларны, хезмәттәшләрен түгәрәк өстәл янына җитди сөйләшүгә җыйды.

Сәбәп берничә: зурлап сөйләгәнне бик үк яратып бетермәсә дә, бу көннәрдә 70 яшьлек юбилее,  татар федераль милли-мәдәни автономиясенең 20 еллыгына багышланган “Автономное плавание” китабы дөнья күрде, аны тәкъдим итү чарасы һәм бүгеннән милләт язмышы белән бәйле темаларга аналитик сөйләшүләр уздыру өчен “Ирек мәйданы” клубы барлыкка килде.

Римзил Вәлиевны милли хәрәкәт, милли оешмалар язмышы борчый. Кем ул милләт? дигән сорау белән мөрәҗәгать итә ул. “Автономное плавание” китабында  Россиядәге татар федераль милли-мәдәни мохтариятләрнең беренче адымнары, ике гасыр аралыгында калган, үзгәрешләр белән йөзгә-йөз очрашкан Россия татарларның халәте хакында документаль язмалар аша белергә мөмкин.

27 ел элек төзелгән оешмалар бүген эшлиме? Ничек эшлиләр? Алар белән җитәкчелек итүчеләр кемнәр? Аларның кайсылары милләтнеке? Менә шул сораулар мине әлеге китапны язарга этәрде дә. Бу Россия татарлары хакындагы басма. Федераль мохтариятләрне конгресс оештырды. Без аларны төзедек. 20 ел узды. Шушы вакыт эчендә милли җәмәгатьчелек үзен яшәтә һәм яшәтәчәк икәнен аңладык, ди китап авторы Римзил Вәлиев.

Мохтариятләр эшчәнлеген, милли хәрәкәтләрне активлаштыру турында хыяллана ул. Гел аралашып торсак иде, скайплар аша ешрак сөйләшеп, килеп туган мәсьәләләрне хәл итү юлларын тизләтсәк иде. Бер-береңә аяк чалсаң, булмый, дип ассызыклый.

Римзил Вәлиевның Татар халкының үсеш стратегиясенә тәкъдимнәре дә бар.

Беренчесе, һәр татар авылында, районында татар җәмгыяте булдырырга кирәк. Икенчесе, татар кешесе икенче бер татар кешесен күрсә, бары тик туган телендә генә сөйләшергә тиеш. Шулай ук үз баласы белән дә бары тик татар телендә аралашырга.

“Ирек мәйданы”ның беренче утырышына җыелучылар да әлеге фикерләр белән килешә. Тарихчы Дамир Исхаков стратегиядә иҗтимагый оешмалар мәсьәләсе төп урыннарның берсен алырга тиеш, дип саный. Кайбер җирлекләрдә аларның җитәкчеләре шундагы татарларның проблемаларын хәл итми, ди ул.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комиеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев, Россия регионнары белән эшләүче комитет җитәкчесе буларак, төбәкләр дә, андагы җитәкчеләр дә төрле,  ди.  “Алар татар мәктәпләрен саклап кала алган икән, яисә аны ачуга ирешкән икән, без эшләми дип тә әйтә алмыйбыз,”- дип белдерде.

Клуб утырышында катнашкан язучы Марат Әмирханов конгресс каршында эшләүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы эшчәнлеген уңай бәяләде.

Мин Арчада узган күчмә утырышларында катнаштым. Анда төрле төбәкләрдән килгән 100 дән артык хатын-кыз иде. Шул кадәр кешене җыйгач, бу бит инде корылтай булырлык. Мин татар конгрессы турында күп фикерләр ишетәм, тискәресен дә. Тик Арчада булып кайтканнан соң, Бөтендөнья татар конгрессының көчле оешма икәнен аңладым, – диде.

Марат Әмирханов очрашуга җыелуның төп сәбәпчесе Римзил Вәлиев хакында да үз хәтирәләрен яңартты. “Социалистик Татарстан” (“Ватаным Татарстан”) газетасы редакциясенә эшкә килгән чаклары, кап-кара чәчле егет вакытлары истә, “- диде ул елмаеп.

Татар журналистикасында көчле кеше. Мин аның мәкаләләрен интернет челтәрләреннән хәзер дә укып барам. Һәм аның фикере минем фикерем белән дә тәңгәл килә.

Сәясәт белгече Руслан Айсин Римзил Вәлиевның яңа басмасы белән танышып чыгуын әйтте. Анда милли хәрәкәтнең сәяси нигезләре чагылган, дип саный. Үзенең борчуын да белдерде. “Милли хәрәкәтнең киләчәге нидә? 21 нче гасырга кердек, ул үзгәрдеме?” дигән сорауга, Руслан Айсин үзе үк җавабын да бирде. “Юк.”

Моңа каршы очрашуда катнашучыларның кайберләре татар җәмәгатьчелеге социаль челтәрләрдә активлашты дип белдерә. Анда утыручыларның күпчелеге урта яшьтәгеләр, димәк, алар белән эшне көчәйтергә кирәк. Дамир Исхаков интернет аша гына булмавын, бу эштә төрле ысуллар эзләргә кирәклеген җиткерә. Безгә сәяси милләт булырга кирәк, дип саный. Җырлап-биеп кенә алга барып булмый.

Очрашу дәвамында фикерләрне тыңлап утырган, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров йомгаклау сүзен әйтте.

Конгресс канат астында яшьләр оешмасы да, “Ак калфак” хатын-кызлары, татар эшмәкәрләре ассоциациясе оешмасы да эшли. Алар конгресс абруена таянып эшли. Конгресс бүген милли рухыбызны саклауга алынган бердәнбер оешма. Һәр этапның үз уңышлары, проблемалары бар. Фикерләр күп- юнәлеш бер. Хәзер стратегия идеясе татар халкына үтеп керде. Без аны бергәләп тормышка ашырырга тиеш, диде.

Сүзен йомгаклап, Ринат Закиров юбилярны котлауга күчте.

Римзил Вәлиев милли хәрәкәтнең саллы бер вәкиле. Татар массакүләм мәгълүмат кырында иң көчле журналист дип саныйм.

Башкарма комитет җитәкчесе юбилярга уңышлар теләде. “Ирек мәйданы” клубы үз эшен киләсе атнага дәвам итәргә җыена. Анда Марат Әмирхановның “Олугъ  Мөхәммәт” китабын тәкъдим итү булачак.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*