tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Факил Сафин белән очрашты
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Факил Сафин белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Факил Сафин белән очрашты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров  Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин белән очрашты. Очрашу вакытында Бөтендөнья татар конгрессының 2023 елга эш планы каралды.

Очрашуда шулай ук Милли мәгариф һәм мәдәният комитеты җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов һәм Милли мәгариф һәм мәдәният комитетының әйдәп баручы референты  Ләйсән Исхакова катнашты.

Факил Сафин-татар язучысы, филология фәннәре кандидаты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.Ул шулай ук Чаллы шәһәренең Язучылар берлегенең иң зур региональ бүлекчәсен җитәкли.

Факил Сафин Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе итеп 2022 елда сайланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*