tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Абдулла Алиш исемендәге гимназиядә Халыкара балалар көне уңаеннан әдәби кичә узды
Абдулла Алиш исемендәге гимназиядә Халыкара балалар көне уңаеннан әдәби кичә узды

Абдулла Алиш исемендәге гимназиядә Халыкара балалар көне уңаеннан әдәби кичә узды

Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиядә 2нче апрель көнне Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге, Халыкара балалар китабы көне уңаеннан “Шигърият бакчасында” исемле әдәби кичә узды.

Әдәби кичәдә Татарстан Республикасы Язучылар  берлеге әгъзалары, шагыйрьләр – Ләбиб Лерон, Фәйрүзә Мөслимова, Ленар Шәех, Йолдыз Шәрәпова, Рифат Сәлах, Рәхимә Арсланова катнашты.

Шигърият кичәсендә балалар  әлеге шагыйрьләрнең шигырьләрен укыды. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. Шагыйрьләр укучыларның сорауларына җавап биреп, аларга  үз киңәш-теләкләрен дә җиткерде.

sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*