tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кунакханә эшмәкәрлеге, җәмәгать туклануы һәм ваклап сату өлкәсе хезмәткәрләре татар теле буенча интенсив курс үтә ала
Кунакханә эшмәкәрлеге, җәмәгать туклануы һәм ваклап сату өлкәсе хезмәткәрләре татар теле буенча интенсив курс үтә ала

Кунакханә эшмәкәрлеге, җәмәгать туклануы һәм ваклап сату өлкәсе хезмәткәрләре татар теле буенча интенсив курс үтә ала

5 апрельдән 7 майга кадәр кунакханә эшмәкәрлеге, җәмәгать туклануы һәм ваклап сату өлкәсе белгечләре дистанцион форматта татар теле кагыйдәләрен өйрәнәчәк. Казан хезмәтләре өлкәсе хезмәткәрләре татар теле буенча интенсив курс үтә ала.

Курсның программасы татар телендә аралашу һәм хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле минимумны үз эченә ала. Аның авторлары тел нигезләренә басым ясаган, укучылар өчен лексик һәм грамматик минимумнар әзерләгән. Курс үз эченә клиентлар белән аралашу өчен кирәкле гомуми темаларны, шулай ук һәр аерым тармакта эшләү өчен хас булган сорауларны ала, мәсәлән, татар телендә кунакханә хезмәте күрсәтү, туристлар белән аралашканда төп татар җөмләләре кафе, ресторанда, кибеттә татар теле.

Дәресләр дистанцион рәвештә, Zoom платформасында узачак. Белем бирү программасы белгеч эшли торган өлкәгә бәйле рәвештә өч юнәлешкә бүленгән: кунакханә эшмәкәрлеге хезмәткәрләре, җәмәгать туклануы һәм ваклап сату оешмалары хезмәткәрләре өчен – һәм ай дәвамында атнага икешәр дәрестән тора.

Дәрескә йөрү контрольдә тотылачак, икедән артык дәрес калдыру рөхсәт ителми. Интенсив тәмамлангач, катнашучылар тест узачак һәм уңышка ирешкән очракта квалификация күтәрү турында таныклык һәм Казан Башкарма комитеты сертификатлары алачак.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*