tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Агыйдел» ансамбле милли сәнгатебезне таныта
«Агыйдел» ансамбле милли сәнгатебезне таныта

«Агыйдел» ансамбле милли сәнгатебезне таныта

Ульяновскиның “Губернаторский” мәдәният сараенда Татарстан Республикасының “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты гөрләп үтте.

Өлкә Хөкүмәте, Ульяновск өлкәсенең Иҗтимагый ярдәм штабы һәм татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылган әлеге мәдәни чарага милләттәшләребез 1100 урынга исәпләнгән тамаша залын шыгрым тутырып килгән иде. Ике сәгатьтән артык дәвам иткән концертны өлкәбезнең татарлар күмәкләшеп яшәгән авыл районнарыннан килгән вәкилләр дә карады.

“Горурлык. Ышаныч. Киләчәккә өмет” (“Гордость. Уверенность. Вера в будущее”) шигаре астында узган милли моң кичәсен зарыгып көтеп алган милләттәшләребезне Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. Ул Ульяновск төбәге татарларының милли-мәдәни һәм рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатында зур тырышлык куюы өчен өлкә Губернаторы Алексей Русскихка рәхмәт сүзләрен юллады. 2022 елда биредә федераль Сабантуй бәйрәме югары дәрәҗәдә узды, ә үткән җәйдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәсми визит белән булып китте, диде Россия татарларының лидеры.

“Ә бүген безнең алдыбызда дәүләтебез башлыгы Владимир Путин тирәсендә туплану бурычы тора. Без барыбыз да бергә һәм бердәм булып, дошманны тар-мар итәргә, махсус хәрби операцияне – СВОны җиңү белән тәмамларга тиеш”,- диде Милли Шура җитәкчесе.

Аннары Васил Шәйхразыев, сәхнә түренә басып та, залга тамашачылар арасына төшеп тә, халык белән бергә ретро-җырларыбызны башкарды. “Катюша”, “Күбәләгем”, “Әй, алмагачлары”, “Аерылмагыз”, “Мин яратам сине, Татарстан” җырларын белмәгән татар юктыр инде, диде ул. Ә газиз әнкәйләргә багышланган җырларны күмәкләшеп җырлаганнан соң, Яңа шәһәрнең “1 нче мәхәллә”се рәисе Рафаэль хаҗи Назмутдинов ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек теләп дога кылдырды.

Ульяновск өлкәсенең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Евгения Сидорова дөньякүләм танылган “Агыйдел” ансамбле коллективына соклануын белдереп, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Татарстан белән мәдәни багланышларыбыз елдан-ел ныгый бара, милли сәнгатьне саклап калып үстерү өчен уңай шартлар тудырыла, моңа без Президент Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә куелган “Мәдәният” илкүләм проекты нигезендә ирешәбез, диде өлкә министры.

Ә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Лилия Ялаловага мохтариятнең Рәхмәт хатын тапшырды. “Агыйдел” бездә беренче тапкыр гына чыгыш ясый, соңгысы булмасын иде, Сембер сәхнәсендә сезне кабат көтеп калабыз, диде автономия җитәкчесе.

Бу көннәрдә Россия шәһәрләре буйлап иҗади сәфәрдә йөрүче “Агыйдел” егетләре һәм кызлары моңга сусаган милләттәшләребезне халык җырлары һәм дәртле биюләре белән сөендерделәр. Идел буе халыкларының милли биюләре дә тамашачы күңеленә хуш килде. Агыйдел иленнән килгән сәнгать осталарын көчле алкышларга күмделәр.

И.Хасибов

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*