tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак хисләр”- татар халкының яраткан туган тел бәйрәменә әйләнде
“Ак хисләр”- татар халкының яраткан туган тел бәйрәменә әйләнде

“Ак хисләр”- татар халкының яраткан туган тел бәйрәменә әйләнде

Быел “Ак хисләр” фестиваленә яңа номинация кертелде: Ильһам Шакиров репертуарыннан  җырлар. Унике конкурсант  башкарды  ул җырлаган җырларны. Аларның яшьләре 15  алып 77яшь  белән  чикләнде.

Мәшһүр җырчыбызның мирасы быелгы фестивальны тагыда югарырак баскычка күтәрде. Чөнки Әсәкәй сәхнәсеннән  Әллүки җырының яңгыравы үзе  бик зур әһәмияткә ия булды. Тамашачылар тында алмый тыңладылар 32 яшьлек Ильмир Адигамовны Пономаревка районнынан. Ул беренче лауреат дипломына лаек булды һәм акчалата  буләккә.

Унтугыз  яшьлек Әсәкәй районы кызы Диана Шаймуратова фестивальнең җиңүчесе булды һәм Гран- при призын яулады. Ул “Керим әле урманнарга” җырын башкарды.

Переволоцк районнынан килгэн иң өлкән ханымнар биш сәгатьлек юлны үтеп фестиваль сәхнәсен яшьләрдән калышмыйча яңгыратып җырлап тамашачы  күңелен һәм  жюриның югары бәясен икенче лауреат исемен яуладылар.  Алар шулай ук өлкә законнар чыгару депутаты, өлкә татар автономиясе рәисе Илдус Давлятов исеменнән махсус саллы акчалата бүләк алдылар.

“Шахта”, “Ай былбылым”, “Эзләдем бәгърем сине”, “Яшь имәннәр”, “Һаман яратам”, “Кышкы романс”, “Умырзая”, “Саубуллашу”, “Ак каен”, “Сарман” , “Ах Ырынбур кала”- барысыда халкыбызның алтын бөртекләре- вакытында  бөек җырчыбыз Илһам Шакиров яңгыраткан җырлар.

2005 елда старт алган фестивалебез “Ак хисләр”- татар халкының яраткан туган тел бәйрәменә әйләнде.Сәхнәдән Тукай әсәрләре яңгырады, театр уйныйбыз номинациясендә күрсәтелде. Фольклор ансамбльләре халкыбызнын онытылып барган өмәләрен күрсәттеләр: чыпта, чабата үрүне, шәл бәйләүне. Татар биюләре күңелләрне җилкетте.Фойедагы  күргәзмәдә  татар халкының көн-күрешен чагылдырган әйберләр, чигүләр, бәйләү кул эшләре, калфаклар күрсәтелде. Ә  балалар бакчалары  уңган ханымнары кунакларны халкыбызның тәмле ризыклары һәм хуш исле чәйләре белән  сыйладылар.

“Ак хисләр” фестиваленә Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин  килде һәм ул  фестивальнең  жюри рәисе вазыйфасын  үтәде. Разил Ринатович фестивальгә югары бәя бирде.

Быелгы фестивалебезгә Конгресс зур буләк ясады Татарстанның халык артисты Ильсафны  алып килделәр. Ул үзенең матур җырлары белән бәйрәмебезгә нур өстәде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*