tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм сугыш ветераннары булган татарлар – ислам динен тергезүчеләр» Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе уза
Казанда «Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм сугыш ветераннары булган татарлар – ислам динен тергезүчеләр» Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе уза

Казанда «Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм сугыш ветераннары булган татарлар – ислам динен тергезүчеләр» Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе уза

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Исламны өйрәнү үзәге һәм Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган «Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм сугыш ветераннары булган татарлар – ислам динен тергезүчеләр» Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе уза. Конференция Бөек Ватан сугышында СССР Җиңүенең 79 еллыгына багышлана.

Чарада катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

Конференциянең максаты – Бөек Ватан сугышында катнашучыларның рухи мәдәният кыйммәтләрен, дини-әхлакый тәрбия, мәгърифәт һәм яшьләрне социальләштерүдәге ролен ачыклау.

Шулай ук конференция кысаларында «ХХ гасырның икенче яртысында татар-мөселманнарның басма һәм кулъязма мирасы: шәхесләр һәм текстлар», «ХХ гасырның 50-70 елларындагы конфессиональ сәясәт һәм ислам активизмы» секцияләре һәм «Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм 1980 еллар ахыры – 1990 елларда исламны тергезү» түгәрәк өстәле узачак. Конференция нәтиҗәләре буенча фәнни журналларда һәм массакүләм мәгълүмат чараларында докладлар бастыру планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*