tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак – 2022” укучы кызлар бәйгесенең Гран-при иясе билгеле булды
“Ак калфак – 2022” укучы кызлар бәйгесенең Гран-при иясе билгеле булды

“Ак калфак – 2022” укучы кызлар бәйгесенең Гран-при иясе билгеле булды

Бүген, 3 март көнне, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында узачак “Фикердәшләр җыелган җирдә” чарасында “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Кызлардан зирәклек, зәвык, тырышлык, әдәп һәм үз халкыңның, үз гаиләңнең тарихын белүне таләп иткән бәйгегә бүген йомгак ясалды. Катнашучыларның иң көтеп алган мизгелләре килеп җитте. Бәйгедә 9-11 сыйныфларда һәм көллиятләрнең 1-2 курсларында белем алучы кызлар осталыкларын сынап карады.

Кунакларны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

-Бөтендөнья татар конгрессы төрле проектларны тормышка ашыра: кечкенәдән үк яшь буынны татар рухында тәрбияләүче “Татар кызчыгы” бәйгесе уза, катнашучыларның яшенә карап, “Ак калфак” һәм “Татар кызы” бәйгеләре үткәрелә. Әлеге проектлар үз кыйбласын сайлаган татар яшьләренә халкыбызның зыялы шәхесләре белән очрашу, гореф-гадәтләребезне тирәнтен өйрәнү, бүгенге көн татар мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге бирә, – дип билгеләп үтте Данис Шакиров.

“Ак калфак – 2022” укучы кызлар бәйгесенең Гран-при иясе  – Чаллы кызы Алия Нуриева.

I урынга исә Зыятдинова Әминә лаек булды.  II урынны Энҗе Латыпова һәм Сөмбел Хәбибуллина бүлештеләр, III урын – Алинә Шәйхетдинова.

Җиңүчеләргә татар хатын-кызларының милли баш киеме – калфак бүләк ителде.

Шулай ук жюри әгъзалары да кызларга махсус бүләкләр тапшырдылар һәм якты теләкләрен җиткерделәр.  Кызларның тырышлыгын, акылын, фикер йөртүләрен  жюри әгъзалары – “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, “Идел” журналының татар редакциясе баш мөхәррире Гөлүсә Закирова, “Сөембикә” журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Сәфиуллина, “Шаян-Тв” телеканалының алып баручысы Мәликә Мотыгуллина бәяләделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*