tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Азнакай бүлекчәсе хәйрия эшендә катнаша
“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Азнакай бүлекчәсе хәйрия эшендә катнаша

“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Азнакай бүлекчәсе хәйрия эшендә катнаша

Азнакайда “Ак калфак” оешмасы 2018 елның май аенда авыр диагноз куелган 3 яшьлек кыз балага  Санкт-Петербург шәһәрендә дәвалану акча җыю эшендә катнашты. Балага “Протон медицинасы клиникасы”нда дәвалану узу өчен 1 800 000 сум күләмендә акча җыелды. Ярдәм күрсәтүне бөтен районыбыз һәм республика күләмендә җыюны оештыру нәтиҗәсендә бала тиешле вакытында тормыш өчен кирәкле булган дәвалану курсын ала алды, дип хәбәр итә “Ак калфак” оешмасының Азнакай бүлекчәсе.

Бөтендөнья балаларны яклау көнендә оештырылган хәйрия концерты һәм күргәзмәләрдә, тәм-том сатудан тупланган акчалар шулай ук максатчан рәвештә районда яшәүче авыр диагнозлы балалар булган ике гаиләгә ярдәм буларак тапшырылды. Бүгенге көндә дүрт яшьлек Ислам шулай ук Санкт-Петербург шәһәрендә “Протон медицинасы клиникасы”нда дәвалану уза.

Азнакай волонтерлары белән бергә Азнакай районы “Ак калфак” оешмасы әгъзалары тормышта авыр хәлгә юлыккан гаиләләргә даими ярдәм оештыра: әти-әниләре тәрбиясеннән ятим калган 17 яшьлек кыз балага тулай торакта тору урыны алу, анда яшәү өчен яраклы шартлар тудыру өчен шактый эш башкарылды.

Хуҗасыз этләр тотыла торган шәхси приютта төзекләндерү эшләрендә дә актив катнашты аккалфаклылар, дип хәбәр итә Азнакайның хатын-кызлар оешмасы.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*