tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының “Дим” бүлекчәсе Уфа шәһәрендә балалар сабан туе оештырды
“Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының “Дим” бүлекчәсе Уфа шәһәрендә балалар сабан туе оештырды

“Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының “Дим” бүлекчәсе Уфа шәһәрендә балалар сабан туе оештырды

“Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының “Дим” бүлекчәсе Уфа шәһәре 115 енче балалар бакчасында балалар сабан туе оештырды. Ел саен үткәрелеп килгән милли бәйрәм ике ел онлайн үткәрелсә, быел саф һавада, табигат кочагында үтте.

Ана телебездә шигырьләр уку, милли халык җырларын оста итеп балалар башкаруы таң калдырды. Милли уен ярышларында катнашкан балаларга, чараны оештырган тәрбиячеләргә Бөтендөнья татар Конгрессы җибәргән китапларны Башкортостан “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Вафина Люция Ябир кызы исеменнән урындагы “Ак калфак” җитәкчесе Рамилә Әхтәмова тапшырды. Күп еллар балалар белән бергә хезмәттәшлек иткән “ак калфаклыларга” ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*